Зәй офыклары

Зәй шәһәре

Туган тел чишмәсе

Әнисә Шәфиева: Зәем минем төзек, матур шәһәр, халкым урынын үзе сайлаган

“Туган туфрагымнан көч алам” бәйгесе дәвам итә. Якташыбыз Әнисә Шәфиева иҗатын тәкъдим итәбез.

Көтәдер мине...
Сине сагынып, туган авылым,
Яшәдем мин гомерем буена.
Кадерләп үстереп озаттың син
Зур тормышның озын юлына.
Тап төшермәскә тырыштым
мин дә
Туган нигезгә, синең хәтергә.
Намус кушканча яшәдем һәрчак -
Лаек сезгә, дип, хаклы әйтергә.
Басу-кырларын,
киң болыннарың -
Калдылар анда минем дә эзләр.
Чыкмады истән чишмәләр
җыры -
Кайтып килешем шуларны эзләп!
Җиләкле алан, юкәле үзән,
Кызыл миләшләр юл буендагы,
Көтәдер мине Куян атавы,
Хосам сулары көтәдер тагын.
Кара тәлгәшле шомырткайлар да
Сагынганнардыр нәкъ
минем кебек.
Бергәләп уйнап үскән
яшьтәшләр
Кичке уенга көтәдер кебек.
Су буендагы безнең өянке
Юксынадыр шул башкаен иеп.
«Бер үзе генә килер яныма,
Парсыз калды шул вакытсыз», -
диеп.
Көтәдер мине су буе аша
Бормалап узган, зират сукмагы...
Беләдер, минем аның янына
Бармый калмасмы бу юлы тагын...

Мин - Зәй кызы

«Син кайдан?»- дип әгәр
сорасалар,
Горурланып әйтәм: «Зәйдән мин!»
Ямьле Зәйдән, гүзәл Зәй
буеннан,
Шул төбәктә туып-үскән мин!
Зәем минем төзек, матур шәһәр,
Халкым урынын үзе сайлаган.
Балыкка бай, ГРЭС торбалары
Күренеп тора әллә кайлардан.
Нефть вышкалары тезелеп
киткән
Киң басулар буйлап һәр яклап...
Тәмле сулы салкын чишмәләре
Әйтә гүя: «Яшәгез безне саклап!»
Төрле яклап урман урап алган,
Җимешләрнең үсә төрлесе:
Җир җиләге, шомырт, карлыганы,
Балан, миләш - кояш төслесе!
Мәдәният йорты балкып тора,
Талантлылар өчен юл ачык.
Концерт, театрга дәшә безне,
Ишекләрен үзенең киң ачып.
Мәчет, чиркәү иман нурын чәчә,
Онытмаска өндәп дин юлын.
Спортчылар өчен - стадион,
ФОКың,
Боз сарае суза уң кулын.
Алма бакчалары тезелеп киткән -
Уңган халкың бакча үстерә...
Ял кирәксә - Фәрдиевнең паркы
Яшен-картын тартып китерә.
Хәтфә үлән, тыныч аллеялар,
Салмак кына ача елгачык...
Атна саен концерт, тамашалар,
Сабыйларга уңай мәйданчык.
Күп милләтле халкым яши анда -
Татар, башкорт, чуваш, урыслар...
Бер-берсенә хөрмәт белән
карый -
Бер гаиләдәй тату-дус алар.
Вакытлыча гына аерылсам да,
Тиз сагынам гүзәл Зәемне.
Очып кайтам сиңа яратканга,
Каршы алганга сөеп үземне.
Әнисә Шәфиева.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев