Зәй офыклары

Ольга Тихоновская: Кашкатауга тарта күңел

Питрау бәйрәменә багышлап язылган шигырьләрен редакциягә юллаучы укучыларыбыз бик күп. Зәйдә туып үсеп, бүгенге көндә Түбән Кама шәһәрендә яшәүче Ольга Тихоновская иҗаты белән таныштырабыз.

Кашкатауга тарта күңел
Кашкатауның үзәгенә
Халык җыелган матур киенеп.
Яше-карты, район халкы
Күңел ачалар җыелып.
Бу зур изге бәйрәмнәрне
Сагынып ала халык.
Питрауга бәйрәм итәргә
Туганнар кайткан сагынып.
Борчак җитә, җиләк пешә,
Кибә җыйган себерке.
Печәнлектә йоклый яшьләр
Бигрәк исле печәне.
Исерешеп беткән кортлар
Пыш-пыш иткән күреккә.
Умартачы бал аерта
Бирермен дип бүләккә.
Әчегән бал белән сыйлый
Умартачы картларны.
Җыелышкан күрше-тирә
Бәйрәм итә Питрауны.
Искә алып сөйләшәләр
Зур бәйрәм мизгелләрен.
Таң атканда озатып куйган
Чибәр, уңган кызларны.
Озатып куйган матур кызлар
Аларга хатын булган.
Аккан судай еллар үткән,
Бәхетле картлык җиткән.
Питрауга дип кайта хәзер
Үсеп җиткән балалар.
Үзләренә пар эзләргә
Бара тауга оныклар.
Шушы зур бәйрәмнәр җитсә,
Җилкенә күңелләрем.
Тарта кебек Кашкатауга
Калган яшьлек эзләрем.
Ольга Тихоновская.

Фото гаилә архивыннан.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: