Зәй офыклары

Прасковья Черкасова: Питрау торсын гөр итеп

Сәвәләйдән Прасковья Черкасова шигырен тәкъдим итәбез. Зәй районының Кашка тау итәгендә Питрау бәйрәме быел да 12 июльдә кичке сәгать 5тә булачак

Питрау торсын гөр итеп
Ике күке тиң кычкыра,
Әрәмәне бер итеп.
Әйдә, дуслар, җырлашыек,
Питрау торсын гөр итеп.
Сәвәләй урамы озын,
Агадыр ла гөрләвек.
Питрауга җыелышкач,
Күгәрчен күк гөрләшик.
Җырлыйк әле, әй, дусларым,
Безне бар да күрсеннәр.
Питрауны бәйрәм итә
Керәшеннәр дисеннәр.
Килсен болыт, яусын яңгыр
Бакыр тауы буенча.
Ата-баба йолалары калсын
Гомер-гомер буена
Прасковья Черкасова.

Фото гаилә архивыннан.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: