Зәй офыклары

Зәй шәһәре

Туган тел чишмәсе

Рафаил Кәрамов: Гөрләп торыр туган авыл без яшәгән заманда

“Туган туфрагымнан көч алам” бәйгесе дәвам итә. Якташыбыз Рафаил Кәрамов иҗатын тәкъдим итәбез.

Туган авыл

Туган авылым - сөйгән җирем,
Якын минем күңелемә.
Еракларга китсәм дә мин,
Сагынып кайтам илемә.
Һич онытмыйм авылымның
Тезелеп киткән йортларын.
Анда яшәп хезмәт иткән
Улларын һәм кызларын.
Авылыма кайткан чакта
Каршы ала елгасы.
Яшь чагында уйнап үскән
Алма агачы бакчасы.
Ераклардан балкып тора
Зур мәчет манарасы.
Иген игеп, җирдә эшләп,
Дан тота авыл халкы.
Гөрләп үтә Сабантуйлар
Без уйнаган аланда.
Каз өмәләре, Яңа еллар -
Һаман әле уемда...
Әби-бабай, әткәй-әнкәй
Гомер иткәннәр анда.
Гөрләп торыр туган авыл
Без яшәгән заманда.
Рафаил Кәрамов.


 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев