Зәй офыклары

Зәй шәһәре

Туган тел чишмәсе

Рәхимҗан Әхмәтҗанов: Әнием горур, көчле булган

Якташ шагыйребез Рәхимҗан Әхмәтҗановның “Әни куллары” шигырен тәкъдим итәбез.

Әни куллары
Җиңү көнен көтте әни ашкынып,
Яшен түкте юып әти керләрен.

Яшь вакытын искә алды зарыгып,
Кулына алып әти күлмәген.
Бу куллар өч баланы биләгән,
Күкрәгенә кысып җылыткан.
Ипиен, бәрәңгесен пешергән
Күкрәк сөте белән сыйлаган.
Иртә таңнан сыерын сауган,
Калдырмаган колхоз эшен.
Сабыйлары ач-ялангач булмасынга,
Чабатасын үргән, теккән күлмәген.
Бу куллар һич эшсез тормаган,
Язып бетергесез гамәлгә.
Әнием горур, көчле булган,
Өч баласын кеше итәргә.
Бетте сугыш, кайталмады әтиләр,
Әрнеп сагынып елады гаиләләр.
Җиңүгә көч өстәде тылдагылар,
Алар истәлегенә куелды мәрмәрләр.

 

Рәхимҗан Әхмәтҗанов.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев