Зәй офыклары

Зәй шәһәре

Туган тел чишмәсе

Рәхимҗан Әхмәтҗанов: Туып үскән йортны сагынам

“Туган туфрагымнан көч алам” бәйгесендә - якташыбыз Рәхимҗан Әхмәтҗанов иҗаты.

Туган йорт

Урамда төн, ай яктысы,
Тәрәзәдә ялтырый утлары.

Оныкларым кайтыр вакыт
Ябылмасын йортның капкасы.
Туып үскән йортны сагынам,
Еш кайтырга җитми батырлык.
Туган йортым исән булу -
Минем өчен зур шатлык.
Су буенда зур бакчасы,
Суда йөзә үрдәк-бәбкәсе.
Әйтерсең лә, әткәй-әнкәй
Йортта яши, исән әле.
Туган йортның иминлеген
Саклый безнең дәү абый.
Күңел сыкрый, йөрәгем калтырый
Кулым тоткач өем келәсен.
Рәхимҗан Әхмәтҗанов.


 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев