Зәй офыклары

Рәмзия Ильина: Питрауларда бер очынып биим әле

Рәмзия Ильинаның Питрауга багышланган шигырен тәкъдим итәбез.

Питрауларда бер очынып биим әле
Питрау – ул җәйнең нәкъ кыл уртасы. Питрау үтте – җәй үтте, дип тә әйтәләр. Шулай ук Питраудан соң кошлар сайравыннан туктый, диләр. Сынап караучылар бардыр – бу чыннан да шулай, нәкъ төнге сәгать 12дә кошлар тып-тын кала. Табигатьнең бер могҗизасыдыр бу, мөгаен. Бу көнне тереклек һәм үсемлекләр дөньясында үзгәреш чоры башлана. Рәмзия Ильинаның Питрауга багышланган шигырен тәкъдим итәбез.

“Унике кыр урап, чәчкәләр җый, кызым,
Булсын алар төрле - унике.
Мендәр асларына салып, йокла бүген -
Төшкә кергән яр ул – синеке,” -
Дип әйтә иде әби. Истә алар
Элеккедән калган йолалар.
Яулыкларым чиккән, сөйгәнемне көтәм
Төшләремә кер син, насыйп яр.
Кояш миңа юлдаш, иртә таңнан
Кырлар гизәм, чәчкәләр эзләп.
Кара мыек - хыялымда йөрткән егет
Пәйда булды каршымда кинәт.
Өнемме бу, әллә төшме? Телсез калдым,
Тора, каһәр, көлеп каршымда.
Гашыйк булдым коңгырт күзләренә,
Очкын кабынды ике арада.
Куллар кулга бәйләнеште, киттек бергә
Кырлар буйлап - бәхет иленә.
Аерылмаска вәгьдәләр бирештек,
Безгә карап күкләр сәенә.
Кәккүк тавышы сирәк ишетелә,
Питрау җитте - җәйнең уртасы.
Гөрли авыл, кызу печән өсте
Җиккән йортта бәйрәм арбасы.
Кулъяулыгым әзер, күлмәк теккән,
Чулпылары тора елкылдап.
Питрауларда бер очынып биим әле
Мәйданга ут чәчеп, тыпырдап.

Рәмзия Ильина.

Фото "Зәй-информ" архивыннан.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: