Зәй офыклары

Зәй шәһәре

Туган тел чишмәсе

Роза Хәйретдинова : "Уйлы чагым"

Җирле шагыйрәбез Роза Хәйретдинова шигырен тәкъдим итәбез. Аның шигырьләрендә туган як яме, фәлсәфә зур урынны алып тора

Кояш карый көлеп бар җиһанга,
Алтын таҗын чәчеп киң басуга.
Сары көнбагышлар юлга бага,
Бу тирәдә чишмә челтерәп ага.

Горур каеннар башларын кага,
Тук башаклар сары маен яга.
Юлаучы, исе китеп бу манзарага,
Тормыш җырын суза бар җиһанга.

Тирән сулап, уйлар уеп, уйга тала...
Читтә сабый чагы тәүге аваз сала.
Ерактагы яшьлек уты уйнап ала.
Колындай чабып, учак дөрләп яна.

Гомер көзе моңсу гына юрган сыра.
Гомер күзе алга таба күз сала.
Гомер юлы ике кулын сузып чыга.
Күпме генә юллар син узсаң да,

Барыр юлың булсын икән ерак ара!
Көч - куәтең ташып торсын һәрчагында!
Гомер тавына мен син, көч барында!
Юлаучы сикәлтәле юлдан атлый, чаба.

Гомер аты сизелмичә ашыгып уза.
Тормыш тәгәрмәче әйләнә уңга - сулга.
Кеше үзеннән соң тирән эз калдыра.
Кояш, сөенеп, тормыш нурын сыза!
Гомер юлы әкрен генә алга уза.
Үзеннән соң туры буразналар суза.

Фото Роза Хәйретдиновадан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

5

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев