Зәй офыклары

Рухия Ахунҗанова: Авылымның гүзәллеген такыядай үргәнсең

Рухия Ахунҗанованың филология фәннәре докторы, профессор Фирдәвес Гарипова истәлегенә язылган шигырен тәкъдим итәбез.

Табигать галимәсе

Казан артындагы Кодаш
Син туган авыл икән.
Туган җир һәрбер баласын
Шатланып кабул иткән.
Елга яры буендагы
Уйсу җирдә – үзәндә
Рәхәтләнеп уйнагансың
Яшел хәтфә үләндә.
Инешендә тирләп-пешеп
Ташбаш балык сөзгәнсең.
Кече урманда беренче
Җир җиләген өзгәнсең.
Табигать байлыгы бик мул
Бездә борын-борыннан.
Халык бушлай нигъмәт җыйган
Урманнан һәм болыннан.
Бакчагыз яныннан гына
Алкып аккан инештә
Авыл балалары өчен
Булган уен да, эш тә.
Шул инеш янында сезнең
Каз бәбкәләре үскән.
Вакытыгыз кечкенәдән
Файдалы булып үткән.
Ышна, Кәләпүш тавына
Син дә менгәнсең инде.
Үр яулауның кыенлыгын
Шунда белгәнсең инде.
Балачакта тау менгәндәй,
Җиңдең фәннең үрен дә.
Синең исем урын алды
Күңелебез түрендә.
Матурлыгын күргәнсең син
Болынының, тавының.
Булачак галимә иткән
Сине туган авылың.
Таулар артындагы күл дә
Үзенә дәшеп торган.
Бала-чаганың коену
Теләге ташып торган.
Фән дә табигать күле күк,
Анда да шәп йөзгәнсең.
Күргән барлык атаманы
Син бер җепкә тезгәнсең.
Синең фәнни хезмәтеңдә
Язган һәрбер атама
Барысы бер җыелмада
“Табигать” дип атала.
Биш йөздән артык ул хезмәт
Каләмең аша үткән.
Фән докторы, профессор,
Галимә идең күптән.
Татарстан авылларын
Өйрәнгәнсең син башта.
Сине хәтерләп сөйлиләр
Безнең Имәнлебашта.
Салкын чишмәбезне үзең
Безгә килеп күргәнсең.
Авылымның гүзәллеген
Такыядай үргәнсең.
Синең сурәтләү аркылы
Белдем авыл турында.
Синең китаплар тарата
Безгә гыйлем нурын да.
Рухия Ахунҗанова.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: