Зәй офыклары

Зәй шәһәре

Туган тел чишмәсе

“Туган туфрагымнан көч алам” бәйгесенә нәтиҗә ясалды

Бәйгегә нәтиҗә бүген 26 апрельдә – бөек шагыйребез Габдулла Тукай туган көндә ясалды. Иң күп тавыш җыючылар җиңүчеләр дип игълан ителә.

Татарстаныбызда – Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге, районыбызда Туган як елы уңаеннан "Зәй офыклары” газетасы редакциясе “Туган туфрагымнан көч алам” конкурсы уздырды. Иң яхшы дип табылган иҗат җимешләре газетабызда басылды һәм видеоязмалар интернет челтәрендәге аккаунтларыбызда урын алды. Конкурста барлыгы 16 каләм тибрәтүче катнашты. Без аларга бәйгебезгә битараф калмаулары, укучыларыбызны тирән эчтәлекле, матур шигырьләре белән сөендерүләре өчен рәхмәтле. Вконтакте челтәрендә тавыш бирү бик көчле барды, бик күп җылы комментарийлар калдырылды.

Бәйгегә нәтиҗә бүген 26 апрельдә – бөек шагыйребез Габдулла Тукай туган көндә ясалды. Иң күп тавыш җыючылар җиңүчеләр дип игълан ителә.
Бәйгебездә катнашучы-тавыш җыючыларның исемлеген бирәбез (исемлек тавыш бирү нәтиҗәләре буенча бирелә).
Клавдия Максимова – 634 тавыш
Рәзилә Камалиева – 546
Филсинә Гәрәева – 390
Фирдания Ханнанова – 234
Фәйрүзә Әхмәтова – 216
Гөлсем Мирзыянова – 180
Валентина Николаева – 128
Флүрә Гыйниятова – 91
Фәнис Исрафилов – 42
Мәслах Кашапов – 39
Рафаил Кәрамов – 17
Гөлшат Әгъзамова - 14
Фәния Әгъзамова -7
Әнисә Шәфиева – 6
Ралия Әхмәдуллина – 4
Рәхимҗан Әхмәтҗанов - 2
Җиңүчеләрне бүләкләр көтә. Бәйгебезнең төп спонсоры – “БарсМед” томография үзәгеннән квалификацияле диагностика узу өчен беренче өч җиңүчегә сертификатлар. Бәйгедә үзенең шигыре белән катнашкан актив хәбәрчебез Мәслах Кашапов җиңүчеләргә үз бүләген дә тәкъдим итә, ул кулдан үрелгән кәрзиннәр әзерләгән. Алар тагын өч җиңүчебезгә биреләчәк. Җиңүчеләрне 7 майда редакциябездә көтәбез. Белешмәләр өчен телефон: 7-24-50.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев