Зәй офыклары

Зәй шәһәре

Туган тел чишмәсе

Валентина Николаева: Яз бит ул сөю билгесе

“Туган туфрагымнан көч алам” бәйгесе дәвам итә. Якташыбыз Валентина Николаева иҗатын тәкъдим итәбез.

Туган ягымда яз

Колач жәеп каршы ала
Туган авыл - Багражым!

Нурлар балкый күкләрендә,
Шунда минем карашым!
Сыерчыклар да кайтканнар -
Сайрыйлар ояларында.
Ямьле яз килә, дусларым,
Кайткан идем авылга.
Кайттым туган нигеземә,
Кердем ишегалдына.
Түбәләрдән тамчы тама,
Сокланамын барына.
Шундый күңелле авылда -
Уяна табигатьләр;
Өем-өем карлар эри,
Агалар гөрләвекләр.
Елгалардан ташу ага
Сыялмый ярларына.
Кошлар кайтып оя кора
Туган ил якларына.
Агачлар да бөреләнә,
Жир ачыла карлардан.
Кояш та бит нурын сибә,
Карый тәрәзәләрдән.
Яз билгесе - җир сулышы,
Чәчәк атар агачлар.
Ап-ак чәчәккә күмелер,
Чияләр, алмагачлар.
Яшеллек - яшьлек өлгесе,
Кояш нурларын назлар.
Яз бит ул сөю билгесе,
Мәңге яшәсен язлар!

Сокланам авылыма

Безнең Баграж якларында
Сокланырлык җирләр күп;
Зәй ягы - Баграж ягы,
Карап туймас җирләр күп.
Авылыма кайткан саен
Сокланам тауларына.
Үткән саен, гүзәллеккә карап,
Чүгәлим алларына.
Хушым китеп карап узам
Наратлы тауларына.
Елгасында коенабыз,
Рәхмәт әйтеп суларына.
Тау астында чишмәләр бар,
Челтерәп ага торганы.
Һәрбер кеше суын эчә,
Үткән-сүткән, барганы.
Ял итәрдәй урыннар бар -
Урманнары, кырлары;
Кашка тавы сокланырлык,
Ямьле шул болыннары.
Кайтыгыз сез, күрегез сез,
Гүзәл Питрау бәйрәмен!
Кашка тау итәкләрендә,
Шул зур бәйрәм көннәрен.
Һәрбер кеше сагынадыр,
Туган як авылларын.
Кайткан чакта колач жәеп,
Бирәдер ул назларын.
Бигрәк ямьле авылымның
Кырлары, болыннары.
Тарихларга кереп калган
Шигырьләре, җырлары.
Валентина Николаева.


 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

15

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев