Зәй офыклары

Валентина Шәрифуллина: Без дә, әни, шулай синең кебек, сабыр булсак иде тормышта

Югары Пәнәче авылында талантлы кешеләр яши. Валентина Шәрифуллина әнисе турында матур шигырь иҗат иткән. “Зур хөрмәткә лаек булган әнием Прасковья Боярованы шигъри юллар аша Әниләр көне белән котлыйсым килә”,- ди Валентина ханым.

Әниемә

60нчы елның гыйнвар аенда
Килен булып килгәнсең авылга.
Өч баласын җитәкләгән
Әти каршы алган сине анда.

Тормыш сине килгән көнеңнән ук
Өч балалы ана иттергән.
Өчесе дә синең күзгә карап,
Моңы карашларын җиткергән.

Шул балаларны ятим итмим диеп,
Син калгансың әти янында.
Язмыш сезгә тагын биш баланы
Бүләк иткән тормыш юлыңда.

Гаиләдә төпчек бала булдым -
Иң иркәсе булдым арада.
Инде хәзер үзем өч бала
Әнисе булып яшим дөньяда.

Без дә, әни, шулай синең кебек,
Сабыр булсак иде тормышта.
Балаларның балаларын күреп,
Яши алсак иде тормыш юлында.

Безнең белән сиңа җиңелләрдән
Булмагандыр гомер иткәндә.
Авырлыклар килсә, тешең кысып,
Яшәгәнсең түзеп барына.

Яратып сиңа шуны әйтәм -
Рәхмәт, әни, сиңа барысына.
Үпкәләткән булсам, кичер мине,
Кичер безне бала хакына.

Валентина Шәрифуллина.

Фото гаилә архивыннан.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: