Зәй офыклары

Югары Пәнәче егете Ильяс, республика бәйгесендә катнашып, сертификатка ия булды

“Яшәү чыганагы – газ” республика бәйгесен “Газпром трансгаз Казан” җәмгыяте белән берлектә “Ялкын” журналы оештыра.

“Ялкын” журналы “Газпром трансгаз Казан” җәмгыяте белән берлектә “Яшәү чыганагы – газ” республика бәйгесе оештырган иде. Хәбәр иткәнебезчә, бәйгедә районыбыздан Югары Пәнәче мәктәбе укучысы Ильяс Гарифуллин да үзен сынады.  Ильяс “Шырпы һәм аның дуслары” дигән әкият язып, аның видеоязмасын да эшләп бәйгегә җибәргән иде.  Бу көннәрдә конкурска йомгак ясап, җиңүчеләрне билгеләделәр.

Бәйгегә 130дан артык эш килгән. Ильясның әкияте яхшы язылган дип бәяләнеп, сертификатка ия булган.

“Без конкурста  катнашып, сертификат алуыбыздан канәгать.  Алга таба тагын да тырышырбыз”, -ди Ильясның  әнисе Илһамия Гарифуллина.

 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: