Зәй офыклары

"Зәй-информ" редакциясендә Рәфкать Шаһиевның "Элеккечә түгел без генә" китабы сатуда бар

"Зәй-информ" редакциясендә татарча китаплар сатыла.

"Казан утлары" журналы китапханәсе сериясе" проекты кысаларында яңа китап басылды. Бу - Рәфкать Шаһиевның "Элеккечә түгел без генә" китабы. Әлмәт шәһәрендә яшәп иҗат итүче Рәфкать Шаһиевның әлеге әсәрендә катлаулы тормыш юлы үткән, бөтен авырлыкларны да Коръәннең илаһи көченә булган бөек ышанычы  ярдәмендә җиңеп чыга алган, туган иленнән читкә китеп тә гади, тырыш һәм эшчән татар хатыны булып калган Гаишә ханымның гыйбрәтле тормыш юлы тасвирлана. Бәясе - 110 сум. Татарча китап якыннарыгызга менә дигән бүләк булачак. 

Сатуда шулай ук Зөлфәт Хәкимнең "Ятимгә дә яз килә", Илшат Билаловның "Тауда язылган язмыш", Зиннур Хөсниярның "Зөләйха кыйссасы", Кәрим Караның "Җиләкле алан", Марат Кәбировның "Киллер", Айгиз Баймөхәммәтовның "Нахак", Фәрит Имамовның  "Мәхәббәт талисманы", Фирдәвес Хуҗинның  "Суслонгер",  Дилбәр Булатованың  "Соң түгел!"  китаплары бар. Бәяләре - 100-150 сум.

Шулай ук сатуда "Күңелле әлифба" җыентыгы бар. Анда балалар өчен кыска шигырьләр, уеннар, логик мәсьәләләр, язу күнегүләре тупланган. Китапның автор-төзүчесе - Зилә Хөснетдинова, рәссамы Әлфия Йосыпова. 

"Күңелле әлифба" китабы 3-8 яшьлек балаларга исәпләнгән. Аның ярдәмендә бала китап битләрендә ясалган матур рәсемнәргә карап, әлифбаны теләп һәм тизрәк өйрәнер. Өзек-өзек сызыклар белән бирелгән хәрефләр һәм рәсемнәр ярдәмендә язу күнекмәләрен камилләштерер, диләр җыентык авторлары.

Һәр хәрефне өйрәнгәндә балага кызыклы шигырьләр, истә калырлырлык хикмәтле хәлләр тәкъдим ителә. Ябыштыргычлар ярдәмендә мавыктыргыч биремнәр үтәргә була. 

Болар өстенә махсус QR-код аша үтеп, YouTube каналында "Күңелле әлифба" тапшыруының барлык чыгарылышларын карарга мөмкин. Барырыбызга таныш тапкыр кыз Зөбәйдә һәм аның әтисе - Татарстанның атказанган артисты Алмаз Гәрәев белән бергә мавыктыргыч хәлләргә очрап, хәрефләр турында кызыклы мәгълүмат алырга мөмкин.  Үзенең  балаларына, оныкларына татар әлифбасын өйрәтергә теләгән һәркемнең күңеленә хуш килер бу җыентык. "Күңелле әлифба"ның бәясе - 390 сум. 

Редакциядә сатуда шулай ук  “Сәхнә” журналы кушымтасы “Йолдызлы сканворд”, бәясе – 70 сум һәм “Салават күпере” журналы кушымтасы “Буягыч” бар, бәясе – 100 сум. Кушымталар икесе дә татар телендә, олылар һәм балалар өчен мавыктыргыч һәм кызыклы итеп эшләнгән.

Китап һәм журналларны безнең редакциядә сатып алыгыз. Безнең адрес: Зәй шәһәре, Ялчыгол урамы, 9нчы йорт. Эш сәгатебез 8.00 - 17.00 (12.00-13.00 - төшке аш вакыты).

Автор фотолары.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: