Зәй офыклары

Зәй шәһәре

Туган тел чишмәсе

“Зәй офыклары” газетасы “Саклау-яклау көтә туган тел” проекты буенча эш алып бара

Зәйлеләрне, битараф булмаучыларны безгә кушылырга чакырабыз.

Проектның максаты һәм бурычлары – “Татарстан Республикасы халыклары телләре турында” Законны гамәлгә ашыру юнәлешендә максатчан эшләү, татар теленең кулланылыш даирәсен киңәйтү, ике теллелекне гамәлгә ашыру, татар телен саклау, баету, үстерү.
Шәһәр-районның мәктәпкәчә яшьтәге балалар учреждениеләрендә, гомумбелем бирү уку йортларында татар телен укыту, оешма, предприятиеләр һәм учреждениеләрдә ике дәүләт телен куллану, ике телне дә белгән кадрлар әзерләү мәсьәләләрен яктырту, балалар һәм яшьләр арасында татар телен популярлаштыру, аны пропагандалау. Халыкның туган телебезгә мөнәсәбәтен, фикерләрен ачыклау, аларны укучыларыбызга җиткерү, ана телебезнең абруен күтәрү, аңа карата мәхәббәт тәрбияләү.

 

Проект берничә бүлекне үз эченә ала: ”Туган телем – татар теле”,  “Бел, балам, син үз телең”, “Туган тел җәүһәрләре”, “Саклау-яклау көтә туган тел”.

Рубрикалар:

Без тарихта эзлебез

Милләтемә әйтер сүзем бар

Туган телем – дәүләт теле

Татарлар

Туган тел җәүһәрләре

Сүзләр тарихыннан

Бел, балам, син үз телең

Тукай мирасын өйрәнәбез

Телгә яңа сүзләр килә

Милли мәгариф

Тел күрке - сүз

Исемең матур, кемнәр куйган?”

Тел белгече сүз ала

“Бердәмлектә - көч”

“Татулыкка ни җитә?!

“Дуслык белән көчле без”
 

I бүлек. “Туган телем – татар теле”

“Туган телем – татар теле” бүлегендә татар теленең бөеклеген, газизлеген күрсәтеп, туган телгә ихтирам хисе тәрбияләү максаты куела. Бу уңайдан мәктәп укучылары, таатр теле укытучылары белән эшләү, алар катнашында газетаның социаль челтәрләрендә видеоязмалар аша төрле бәйрәмнәргә, һөнәрләргә багышланган шигырьләр бирү, газеталарда язмалар урнаштыру максаты куела. 

 

1.”21 апрель - Туган тел көне”

(җирле шагыйрьләрнең бөек әдибебез Габдулла Тукай туган көнгә, Туган тел көненә багышлап язылган шигырьләре белән газетабыз битләрендә, сайтта һәм социаль челтәрләрдә таныштыру)

                                                                                         

2.”2022 – Россия халыкларының мәдәни мирасы елы” рубрикасы. Безнең районда да бай мәдәни мирас бар һәм аны саклау, киләчәккә җиткерү безнең төп бурычларыбызның берсе. Безгә милли йөзебезне сакларга, алга таба да үстерергә кирәк. Моның өчен районыбызда заман таләпләренә туры килерлек барлык шартлар да бар. Киләчәк ышанычлы кулларда булсын  өчен яшьләрне гореф-гадәтләргә нигезләнгән йолаларны өйрәтү безнең бурыч булып тора.

                                                                                                       
 

II бүлек. “Бел, балам, син үз телең

 

“Бел, балам, син үз телең” бүлегендә татар мохитендә яшәүче үрнәк гаиләләр, балалар турында яктыртуны ниятлибез.

 

1.“Милләт өчен янып яшәүчеләр” (газета укучыларыбызны да тартып районыбыздан чыккан татар телен үстерүгә көч куйган күренекле якташлар турында)
2.”Тел белгече сүз ала”

(белгечләр белән әңгәмәләр, борчыган темага язмалар)                   

  3.”Безнең талантлы укучыларыбыз”

(татар теле һәм әдәбияты фән олимпиадаларында урыннар яулаучы, актив мәктәп укучылары турында )                                         

4.“Фикереңне белдер” -  социаль челтәрләр аша газета укучыларны, социаль челтәрләргә язылучыларыбызны тел темасына сөйләшүгә чакыру.

 

 

III бүлек.  “Туган тел җәүһәрләре”

Туган тел үзендә халыкның тере истәлеген, рухын, гасырдан-гасырга, буыннан-буынга тапшырылучы гореф-гадәтләрне саклый. Бу - мәңге югалмас мирас.  Укучыларыбызны “Туган тел җәүһәрләре” бүлегендә туган телгә мәхәббәт, аның яңгырашы белән соклану, мәдәният җәүһәрләре белән таныштыру максаты куела. Шулай ук проблемалы темаларны да күтәрү мөһим. Бу татар телендәге хаталы элмә такталарга кагыла.

1.”Тел күрке - сүз”

(Бу рубрика астында туган телебезнең сафлыгын, чисталыгын саклау мәсьәләсе күтәрелә. “Тәртип” радиосы тапшырулары аша туган телебездә яңгырашлы матур сүзләрне аңлату, бу темага белгечләр белән радиотапшырулар әзерләү)

2.”Телгә яңа сүзләр килә”

(Искергән сүзләр белән беррәттән, телдә яңа сүзләр дә кулланыла. Тормыш алга киткән саен, яңа күренешләр, төшенчәләр барлыкка килә, алар яңа исемнәр белән атала башлый. Газета укучыларыбызны неологизмнар белән таныштыру)

 

 

IV бүлек.  “Саклау-яклау көтә туган тел”

“Саклау-яклау көтә туган тел” бүлегендә газета укучыларыбыз белән бергә туган телне саклап калу өчен нәрсә эшли алганыбызны барлау, тел исән булса - милләт тә исән булуын аңлату.

 

1.”Мин татар телен яхшы беләмме?”

(Бу рубрика астында төрле биремнәр, башваткычлар, сканвордлар, табышмаклар бирү)

2.”Бердәмлектә - көч”

(Әлеге рубрика астында Татарстан Республикасында яшәүче халыкларның туган телләрен, мәдәниятен һәм традицияләрен саклау һәм үстерү, күпмилләтле халыкның бердәмлеген ныгыту максатыннан язмалар бирү)

2.”Хаталы элмә такталар Зәебезне бизәми”

(Татар теленә дөрес тәрҗемә ителмәгән, мәгънәсез, аңлашылмый торган җөмләләр килеп чыккан очраклар, хаталы элмә такталарны фотофактлар белән бирү)

Хөрмәтле укучыларыбыз, сездән шушы темалар буенча язмалар көтәбез. Безгә кушылыгыз!

 

 

 



 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев