Зәй офыклары

Зәй шәһәре

Туган тел чишмәсе

“Зәй офыклары” газетасы шигырь язучылар арасында конкурс үткәрә

Татарстаныбызда – Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге, районыбызда Туган як елы буларак уза. «Зәй офыклары» газетасы редакциясе әлеге уңайдан “Туган туфрагымнан көч алам” бәйгесе игълан итә.

Агымдагы ел Татарстаныбызда – Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге, районыбызда Туган як елы буларак уза. «Зәй офыклары» газетасы редакциясе әлеге уңайдан “Туган туфрагымнан көч алам” бәйгесе игълан итә. Конкурсның шартлары гади - сездән туган ягыбыз гүзәллеге тасвирланган, туган якка һәм ана теленә мәхәббәт белән сугарылган шигырьләр һәм шигырьләрегезне укыган видеоязмаларны көтәбез. Иң яхшы дип табылган иҗат җимешләре газетабызда басылачак һәм видеоязмалар интернет челтәрендәге аккаунтларыбызда урын алачак. Бәйгегә нәтиҗә 26 апрель – бөек шагыйребез Габдулла Тукай туган көндә “Зәй офыклары”ның Вконтакте төркемендә тавыш бирү юлы белән ясалачак. Җиңүчеләрне истәлекле бүләкләр көтә.
Шигъри тәлгәшләрне 20 апрельгә кадәр кабул итәбез. Хат-видеоязмаларны zayof@yandex.ru электрон адресына яки 8-939-318-78-22 ватсап номерына җибәрегез.

* Бәйгене үткәрү шартлары: 2 апрельдән 20 апрельгә кадәр материаллар кабул ителә, 20-25 апрельдә укучылар «Зәй офыклары»ның Вконтакте социаль челтәрендә тавыш бирү юлы белән җиңүчеләрне сайлый. 26 апрельдә бәйгегә йомгак ясала, җиңүчеләрне бүләкләү Зәй шәһәре, Ялчыгол урамы, 9нчы йорт адресы буенча урнашкан редакция бинасында була. Тулырак мәгълүматны 7-24-50 телефоны аша белешә аласыз.

Фотода - Сарсаз-Багражда яшәп, шигырьләр иҗат итүче газетабызның тугры укучысы Валентина Николаева.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

4

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев