Зәй офыклары

Зәй шагыйре көрәшчеләргә багышлап шигырь язган

Зәйлеләр, шул исәптән шәһәрдәшебез җирле шагыйрь Мәслах Кашапов Фәрдиев истәлегенә узучы илкүләм бил алышны көтеп ала. Аның бу уңайдан эчтәлекле "Көрәш каласына тиңдәш син, Зәем" шигырен тәкъдим итәбез.

Көрәш каласына тиңдәш син,Зәем
Һәр ел башында Зәем боз сараена
Көрәшчеләр җыйный шатланып.
Матур гамәл, күрсәткечләр белән генә
Тора ел да илдә макталып.
Көрәшчеләр ерак төбәкләрдән килә
Ринат Шәехович рухын зурларга.
Батырларның саф арта бара шулай,
Көрәш гаме күчә җырларга.
Көрәшчеләр, көрәш сөючеләр,
Хуш киләсез Зәйгә келәмгә!
Көрәш каласына тиңдәш ул Зәем
Рух ныклыгы өсти йөрәккә.
Башлыгыбыз алып баһадирдай безнең,
Җигелеп тарта район “арбасын”.
Һич куркытмый аны олуг эшләр,
Аллаһ исәнлеген алмасын.
Көрәшчеләр, көрәш сөючеләр,
Зәем көтә сезне янә зарыгып.
Бездә узган бәйге-тамашаны
Сөйләрсез сез озак сагынып.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: