Зәй офыклары

Зәйдә "Сәләтле бала-2021" конкурсына нәтиҗәләр ясадылар

Зәйдә "Сәләтле бала-2021" региональ конкурсы узды.

1 декабрьдә Зәйнең «Алтынчәч» балалар бакчасында "Сәләтле бала – 2021" I региональ конкурсына йомгак ясалды.

Быел бәйге Татарстан Республикасында Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге һәм Зәй  районында Туган як елларына  багышланган иде. Конкурс "Бәйрәмнәр фестивале" дигән темага узды.

Киеренке эпидемиологик вазгыять сәбәпле,  конкурс читтән торып оештырылды.  Конкурста катнашучылар милли бәйрәмнәрнең эчтәлеген чагылдырган иҗади эшләрен җибәрделәр.

"Сәләтле бала" конкурында Зәй, Тукай, Түбән Кама, Әлмәт, Баулы, Мөслим районнарыннан 90нан артык бала катнашты.

Анда мәктәпкәчә яшьтәге балалар учреждениеләре педагоглары һәм тәрбияләнүчеләре актив чыгыш ясады.
Конкурс нәтиҗәләре буенча жюри тарафыннан җиңүчеләр билгеләнде. Жюри шулай ук төрле номинацияләрдә иң яхшы эшләрне билгеләде.
«Сәләтле бала – 2021» бәйгесендә Зәй шәһәренең "Салават күпере" балалар бакчасында тәрбияләнүче Әминә Мостафина  җиңүче булды. II урында - Баулы шәһәренең "Кыңгырау чәчәк" балалар бакчасында тәрбияләнүче Камил Гыймалетдинов, Зәйнең "Алтынчәч" балалар бакчасыннан Сабина Асадова, Зәйнең "Тылсымлы әкият" балалар бакчасынннан Рияз Набиуллин. III урында - Түбән Кама районы Ташлык авылы "Таңсылу" балалар бакчасыннан Мәрьям Бикчәнтәева, Зәй шәһәренең "Шатлык" балалар бакчасыннан Язилә Хәйруллина, Баулы шәһәренең Кызыл Яр балалар бакчасыннан Ясминә Миңнуллина.
Барлык җиңүчеләр һәм катнашучылар дипломнар белән бүләкләнде.

Фотолар мәгариф идарәсеннән.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: