Зәй офыклары

Зәйдә Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Александр Филипповка багышланган кичә узды

Зәйнең Сөббух Рәфыйков исемендәге үзәк китапханесендә якташыбыз, журналист, публицист, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Александр Филипповның тууына 85 ел тулуга багышланган “Каләм очында кылыч көче бар” дигән чара узды.

Һәр төбәкнең күренекле шәхесләре була. Алар турында горурланып сөйлисе, кылган гамәлләрен хөрмәтлисе, яшь буынны шулар үрнәгендә тәрбиялисе килә.

20 гыйнварда Зәйнең Сөббух Рәфыйков исемендәге үзәк китапханесенең татар әдәбияты бүлегендә якташыбыз, журналист, публицист, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Александр Филипповның тууына 85 ел тулуга багышланган “Каләм очында кылыч көче бар” дигән чара узды.

Александр Филиппов Зәй районы Зичәбаш авылында туган. Башлангыч белемне - туган авылында, җидееллыкны - Кабан–Бастырыкта, урта белемне Түбән Биш мәктәбендә алган. 1967 елда - Казан дәүләт универститетының  татар теле һәм әдәбияты бүлеген, 1975 елда Ленинград Югары партия мәктәбенең журналистика факультетын тәмамлаган.

Журналист  эшчәнлеген Татарстан радиоташырулар комитетында “Соңгы хәбәрләр” редакциясе корреспонденты буларак башлап җибәргән, “Яшь ленинчы”, Апас районында чыга торган  “Йолдыз” газетасында баш редактор, ә 1983-2004 елларда Александр Сергеевич Татарстанның Идел-Зөя төбәгендәге районнарда “Ватаным Татарстан” газетасының үз хәбәрчесе вазифасын башкарган.

Александр Филиппов язучы һәм публицист буларак та татар дөньясында күренекле шәхес. Аның “Карендәшләр”, “Буранлы яшен”, “Урман акланы” һ.б. китаплары укучылар тарафыннан җылы кабул ителде.

- Бүгенге кичәдә китап укучылар Александр Филипповның хикәяләре, очерклары һәм шигырьләре белән таныштылар. Тормыш юлы һәм иҗатын чагылдырган бай  презантация һәм китап күргәзмәсе аларда аеруча кызыксыну уятты, - дип уртаклаштылар китапханә хезмәткәрләре. 

Фотолар үзәк китапханәдән.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: