Зәйдә керәшен җәмгыяте конференциясе үтте
Зәй керәшен җәмгыятенең Татарстан Республикасы керәшен иҗтимагый җәмгыяте составында эшли башлавына февральдә 3 ел булды. Әлеге уңайдан оешманың 15 кешедән торган идарәсе өч елда башкарылган эшчәнлеккә конференция делегатлары алдында хисап тотты. Конференция шәһәрнең балалар музыка мәктәбендә үтте. Аңда делегатлардан тыш, ТР керәшеннәр җәмгыятенең башкарма комитеты җитәкчесе Людмила Белоусова,Чаллы һәм Түбән Кама керәшеннәр оешмалары җитәкчеләре Виталий Агапов һәм Тамара Баһаутдинова, дин әһелләре, район башлыгы урынбасары Валерий Акатьев катнашты.