Зәй офыклары

Зәй шәһәре

Видео новости

Лилия Кузьмина: Эш юк, дип аклану - ул көчсезлек билгесе

Лилия кече яшьтән спорт белән шөгыльләнергә ярата. Көннәрдән беркөнне катлаулы күнегү ясаганда умыртка баганасына зыян килә.

Дөрес диагноз куелмау, озакка сузылган дәвалану курслары, өченче төркем инвалидлык алу, эшсез калу, дуслар кимү, тормыш иптәше белән аерылышу - барысын да кичерә.
Шулай да кечкенә улына әни икәнлеген күңеленә беркетү үзендә яшәргә көч табарга этәрә. Лилия мәшгульлек үзәгендә эшсез буларак теркәлә. Соңрак массаж ясау остасына укый, эшсезләргә тәкъдим ителүче программа буенча массаж кабинеты, фитнес клуб ача.
Җәйге чорда үз бизнесына сорау аз булу сәбәпле, тагын өстәмә керем турында уйлана. Хәзер инде икенче ел рәттән җәйге вакытта җылы якка китеп эшли, бер үк вакытта үз саулыгын да ныгыта.
Бүгенге көндә Лилия Анапа шәһәрендә эшли.
“Улым бу уку елында тугызынчыга барачак. Аны укырга кертү өчен алдан ук хәстәрен күрү нияте белән эшлим. Эш юк дип кул кушырып утыру яклы түгел мин, эшсезлек - көчсезлек билгесе ул,” – ди Лилия.

Тулы язманы "Зәй офыклары" газетасыннан укыгыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев