Ятим балалар кимеми
Әти-әни тәрбиясеннән мәхрүм булган балаларны һәм суд тарафыннан эшкә сәләтсез яисә эшкә өлешчә генә сәләтле дип табылган гражданнарны ачыклау, аларга яшәү һәм тәрбия шартлары булдыру, балаларга тәрбия һәм белем бирүне контрольдә тоту белән шөгыльләнүче район башкарма комитетының опека һәм попечительлек бүлеге әлеге юнәлештә зур эшчәнлек алып бара. Бүлектән алынган мәгълүматлар буенча, 2018 елда әти-әни тәрбиясеннән мәхрүм булган һәм бүлектә исәптә торучы 102 бала исәпләнә, шуның 15е уллыкка-кызлыкка алган гаиләләрдә тәрбияләнә, тагын 15е әти-әнисе рөхсәте белән опекага алынган.