Үзе төзегән Зәйне ярата ул
Шәһәребез, андагы объектлар, тораклар төзүчеләр ихтирамга лаек. Гомумән, төзүче һөнәре - иң кирәкле һөнәрләрдән. Шәһәрдәшебез Сәмига Прохорова (Зыятдинова) - әлеге абруйлы һөнәр ияләренең берсе. Аның хезмәт нәтиҗәсе белән шәһәр-авылларның кабатланмас йөзе, халыкның тормыш дәрәҗәсе билгеләнә. Бу көннәрдә җитмеш яшен тутырган Сәмига апа кала төзегән елларын, үз кулы белән халык тормышын тагын да уңайлы итүен сагынып яши...