Зәй офыклары

Зәйдә Мәгариф елына старт бирелде

Зәйдә Россия һәм республика үрнәгендә һәр елны нәрсәгәдер багышлап, аерым бер шигарь астында үткәрү күркәм традициягә әверелде. Әйтик, 2017 ел Балалар һәм яшьләр елы буларак үтсә, 2018 ел Мәгариф елы дип игълан ителде. Шунысы игътибарга лаек, елны ачу тантанасы һәрвакыт югары дәрәҗәдә оештырылып, чыннан да, елга яхшы старт бирә торган мәдәни чара буларак үтә. Мәгариф елын ачу тантанасы моны тагын бер мәртәбә раслады.

Тантанага  шәһәр-районның барлык мәктәпләре һәм мәктәпкәчә яшьтәге, өстәмә белем бирү  учреждениеләре делегацияләре – укучылар, укытучылар, педагогик хезмәт ветераннары, авыл җирлекләре башлыклары, җәмәгатьчелек вәкилләре  чакырылды. Чарада катнашучыларны район башлыгы Разиф Кәримов котлады. Ул чыгышында мәгариф төшенчәсенең мәгънәсе шәхеснең акылын, холкын һәм кешелеклелек сыйфатларын формалаштырудан гыйбәрәт, дип ассызыклады, районда “Минем шәһәр – минем старт” дип аталган проектның старт алуын, ул балалар һәм яшьләр иҗтимагый тормышын активлаштырачагын билгеләп үтте.

Тантанада катнашучыларга видеоэлемтә  аша Татарстан мәгариф һәм фән министры Рафис Борһанов мөрәҗәгать итте.

-Зәйдә агымдагы елны Мәгариф елы дип игълан итү – матур башлангыч. Сез республикага үрнәк күрсәтәсез. Игълан ителгән ел кысаларында узачак чаралар мәгариф тармагы алдында торган мөһим бурычларны хәл итүгә ярдәм итәр, - диде ул.

Чыннан да, Мәгариф елы районда әлеге  тармакны яңа баскычка күтәрү елы булырга тиеш. Әлеге уңайдан эшләнгән чаралар планы моңа ирешергә ярдәм итәчәк.

Тантана шәһәрнең балалар иҗат коллективлары чыгышлары белән үрелеп барды.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: