Зәй офыклары

Последние новости

  • 21 апрель 2018 - 15:03
    Бүләкләнделәр
    Күпьеллык нәтиҗәле хезмәтләре, вазифаи бурычларын намус белән үтәгәннәре һәм хәрби комиссариатлар оешуның 100 еллыгы уңаеннан Зәй хәрби комиссариатының бер төркем хезмәткәре район башлыгы Мактау грамоталары һәм башкарма комитет җитәкчесе Рәхмәт хатлары белән бүләкләнде.
    16
    0
    0
  • 21 апрель 2018 - 13:00
    Талпаннан сакланыгыз!
    2017 елда шәһәр-районда талпан кадалуның 199 очрагы теркәлгән, шуның 36 очрагында – балаларга. Узган ел, 2016 ел белән чагыштырганда, бу күрсәткеч 31 процентка (152 очрак) күбрәк булган. Быел әлегә мондый очраклар теркәлмәгән.
    24
    0
    0
  • 21 апрель 2018 - 11:00
    Үзе төзегән Зәйне ярата ул
    Шәһәребез, андагы объектлар, тораклар төзүчеләр ихтирамга лаек. Гомумән, төзүче һөнәре - иң кирәкле һөнәрләрдән. Шәһәрдәшебез Сәмига Прохорова (Зыятдинова) - әлеге абруйлы һөнәр ияләренең берсе. Аның хезмәт нәтиҗәсе белән шәһәр-авылларның кабатланмас йөзе, халыкның тормыш дәрәҗәсе билгеләнә. Бу көннәрдә җитмеш яшен тутырган Сәмига апа кала төзегән елларын, үз кулы белән халык тормышын тагын да уңайлы итүен сагынып яши...
    30
    0
    0
  • 21 апрель 2018 - 10:00
    Тырышлык бушка китми
    Һәр тармак хезмәт династияләренә бай. «Зәй шикәре» агрофирмасының “Чыбыклы” сөтчелек комплексыннан Нурсилә белән Мирзыян Биккининнар - терлекчелек тармагында хезмәт куючы шундый династияләрдән.
    28
    0
    0
  • 21 апрель 2018 - 08:30
    Сергей Кузнецов: ”Мәктәпләр һәм балалар бакчаларында һөнәри ориентлашу буенча максатчан эш алып барыла”
    Бүгенге көндә үзеңә якын булган профессияне сайлау, тормышта үз юлыңны табу бик җитди мәсьәләләрнең берсе булып тора. Күңелеңә ятмаган һөнәрне сайлау кыйммәткә төшәргә мөмкин: мондый очракта һөнәргә өйрәнү теләге дә, гомумән, бу һөнәр буенча эшләү дә кешегә бернинди рәхәтлек китерми. Илебездәге хезмәт базары торышы, һөнәр сайлаганда укучылар алдында торган мәсьәләләр мәктәптә һөнәри ориентлашу эшчәнлеген башка күзлектән карарга мәҗбүр итә. Укучылар мәктәп тәмамлаганда, тиешле белем һәм күнекмәләргә генә түгел, киләчәктә һөнәри һәм иҗтимагый планда үзен таба алырлык шәхси сыйфатларга да ия булырга тиеш. Районыбыз мәгариф тармагында һөнәри ориентлашу эшчәнлеге ничек куелган? Бу турыда мәгариф идарәсе башлыгы Сергей Кузнецов сөйли.
    32
    0
    0
  • 20 апрель 2018 - 16:11
    Зәй мәдәният хезмәткәрләре рус халык мәдәнияте турында сөйләште
    Зәйнең Яңа Спасс авылы җирлегендә район мәдәният хезмәткәрләренең “Рус милләте халыкларының бәйрәм культурасы” дигән темага күчмә утырышы узды.
    33
    0
    0
  • 20 апрель 2018 - 15:36
    Зәй китапханәсендә үзенчәлекле кич
    "Библиотөн - 2018" Бөтенроссия акциясе кысаларында Сөббух Рәфыйков исемендәге үзәк китапханәдә бүген-20 апрель, җомга көнне, "Китапханәдә - кич" дип аталган чара уза.
    21
    0
    0
  • 20 апрель 2018 - 14:56
    Зәйдә “Ел укучысы-2018” конкурсының муниципаль этабы бара
    Зәйнең балалар иҗат йортында “Ел укучысы-2018” конкурсының муниципаль этабы бара. Бәйгедә шәһәр һәм район мәктәпләреннән 20 укучы “2018 елның ел укучысы” исемен алу өчен көрәшә.
    64
    0
    0
  • 20 апрель 2018 - 14:51
    “Пульс”ка йөрүчеләр ярдәмгә килә
    Зәй "Шатлык" халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге базасында 2018 елдан олы яшьтәге шәһәрдәшләребезне туплаган "Пульс" волонтерлар отряды" проекты тормышка ашырыла. Бу проект 2017 елда «Иҗтимагый инициатива – 2017» республика бәйгесендә җиңү яулады.
    35
    0
    0
  • 20 апрель 2018 - 14:25
    Зәйдә җәен лагерьларда 2160 бала ял итәчәк
    Зәйдә җәен төрле формалардагы лагерьларда 2160 бала ял итәчәк. Әлеге сан бүген районда балаларның җәйге ялын оештыруга багышланган киңәшмәдә яңгырады.
    42
    0
    0
  • 20 апрель 2018 - 14:16
    Зәйнең “Уймак кыз” бакчасында гаиләләр ярышты
    “Уймак кыз” балалар бакчасына йөрүче балаларның әти-әниләре арасында “Күркәм гаилә” дип исемләнгән бәйге узды.
    116
    0
    2
  • 20 апрель 2018 - 13:49
    Балалар Лев Толстой китапларын укый
    Зәй “Шатлык” халыкка социаль хезмәтләр күрсәтү үзәге белгечләре Татарстанда Лев Толстой елы уңаеннан үзәккә йөрүче балалар өчен Сөббух Рәфыйков исемендәге китапханәгә экскурсия оештырды.
    44
    0
    0
  • 20 апрель 2018 - 10:43
    Зәйдә “Тукай укулары” конференциясе
    Бүген Зәйнең 6нчы мәктәбендә традицион “Тукай укулары” конференциясе үтә.
    25
    0
    0
  • 20 апрель 2018 - 10:38
    Зәйдә “Тукай укулары” конференциясе
    Бүген Зәйнең 6нчы мәктәбендә традицион “Тукай укулары” конференциясе үтә.
    60
    0
    0
  • 20 апрель 2018 - 09:12
    Бүген – Гомумроссия донорлар көне
    Бүген - 20 апрельдә Россиядә иҗтимагый мөһим бәйрәмнәрнең берсе – илебездә Донорлар көне билгеләп үтелә.
    48
    0
    0
Реклама
Ночной режим