Үткән елга йомгак ясау, быелгысына билгеләнгән планнарны барлау максатында без укучыларыбыз игътибарына район башлыгы Разиф Кәримов чыгышын тәкъдим итәбез.
Бүген – 13 гыйнварда Россия матбугаты көне билгеләп үтелә. Бу истәлекле дата 1991 елның 28 декабрендә тарихи вакыйга – 1703 елда Петр I редакторлыгында нәшер ителгән беренче газета чыгу белән бәйләп игълан ителде. Безнең Зәй матбугаты да үткән елда 85 еллык юбилеен билгеләп үтте.