Зәй офыклары

Хәтер һәм кайгы көне (фоторепортаж)

1941 елның 22 июнь иртәсе. Җәйге җылы һәм кояшлы матур көн. Шәһәр-бистә халкының гамендә дә юк, алар табигатькә омтыла. Ә авыллар язгы кыр эшләреннән соң Сабантуйларда бәйрәм итә. Укучылар Чыгарылыш кичәсеннән соң, таңны каршлылап җырлап кайтып килә. Бар да шундый яхшы... Тик шул хозурлык, күңел рәхәтлеге, җан тынычлыгын бозып, илдә...

1941 елның 22 июнь иртәсе. Җәйге җылы һәм кояшлы матур көн. Шәһәр-бистә халкының гамендә дә юк, алар табигатькә омтыла. Ә авыллар язгы кыр эшләреннән соң Сабантуйларда бәйрәм итә. Укучылар Чыгарылыш кичәсеннән соң, таңны каршлылап җырлап кайтып килә. Бар да шундый яхшы... Тик шул хозурлык, күңел рәхәтлеге, җан тынычлыгын бозып, илдә Бөек Ватан сугышы башланып китә. Әтиләр, абыйлар, апа-сеңелләр фронтка китеп бетәләр. Авылда хатын-кызлар, яшүсмерләр һәм балалар гына кала. 1418 көн һәм төн дәвамында барган сугыш юлының һәр метры солдат каны белән сугарылган. Илебез азатлыгы өчен яу кырында башын салучылар арасында 7410 райондашыбыз да бар. Тик шулай да, күпме еллар узса да, халык хәтерендә Бөек Ватан сугышы иң авыр, иң дәһшәтле сугыш буларак сакланыр һәм халкыбызның кылган батырлыклары һәрвакыт хөрмәт һәм соклану белән искә алыныр. Сугыштан соң, тән һәм җан яраларыннан газапланып, авыр хезмәттән вакытсыз гүргә керүчеләр дә шактый.

Хәтер һәм кайгы көнен районның барлык авыл җирлекләрендә, бистәләрдә һәм шәһәрнең Билгесез солдат һәйкәле янында искә алып үттеләр. Әлеге һәйкәле янына өлкән, урта, яшь буын, бакча балалары агылды гына. Һәрберсенең кулында чәчәк: бу аңлашыла, шанлы сугыш бер шәһәр, авыл, йорт, гаиләне дә читләп узмады. Билгесез солдат һәйкәл янына район җитәкчелеге, ветераннар һәм шәһәр җәмәгатьчелеге вәкилләре җыелды. Алар алдында район башлыгы Разиф Кәримов чыгыш ясап, сугыш афәтенең кеше күңеленә тирән җәрәхәт ясавы, аның никадәр илгә зыян ясавы турында бәян итте.

-Без бабаларыбызга лаеклы булып, тыныч сәясәт алып барырга тиешбез, - дип тәмамлады чыгышын Разиф Галиевич.

Мәгариф ветераны, сугыш чоры баласы Татьяна Крупейникованың чыгышы исә йөрәкләргә үтеп керерлек булды. Сугыш башланган көн аның күңелендә уелып калган.

-Воронеж өлкәсеннән мин, балачагымны сугыш урлады минем. 1941 елның сентябрендә без яшәгән авылга оккупацияләнгән украина халкы китерелде. Алар һәр өйгә диярлек урнаштырылды, бары бергә, югы уртак булды. Алар безнең белән яшәде, ашады, эшләде. Аннан авылга бер ай ял итү максатыннан Совет солдатлары кертелә иде: алар дәваланды, техника кабул итте. Без балалар, апалар белән исә барысы фронт өчен дип көчтән килгәнчә эшләдек. Кабат мондый дәһшәтле көннәрне күрергә язмасын, тыныч күк йөзе сезгә, зәйлеләр, - диде чыгышында Татьяна Крупейникова.

Соңыннан һәйкәл алдына чәчәкләр куелды.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Реклама
Видео яңалыклар
  • 17 апреля 2018 - 11:38
    Зәйдә әти-әниләр татар теленнән имтихан тапшыра Бүген Татарстанда “Ата-аналар тарафыннан БРИ тапшыру көне” республикакүләм акциясе уздырыла. Акциянең максаты – ата-аналар жәмәгатьчелеген татар теле буенча бердәм республика имтиханын һәм төп дәүләт имтиханын тапшыру процедурасы белән таныштыру.
    130
    0
    0
  • 17 апреля 2018 - 14:24
    Матди кызыксындыру — төп этәргеч Зәйдә район башлыгы Разиф Кәримов, ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Тәлгать Таһирҗанов, "Агрокөч-Төркем" ЯАҖ генераль директоры Фәнис Газетдинов, "Агрокөч" АҖ холдингы генераль директоры урынбасары Владимир Егоров, авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчелеге һәм белгечләре тарафыннан оешкан махсус комиссия “Нива” ширкәте, “Зәй”, “Зәй шикәре”, “Восток” агрофирмаларында, “Союз-Агро”ның Гүлкин бүлекчәсендә булып, авыл хуҗалыгы техникаларының кыр эшләренә әзерлеге, авыл хуҗалыгы машиналарын агрегатлаштыру сыйфаты, машина-трактор паркы, хезмәтне саклау һәм орлыклык материал торышын тикшереп, әлеге уңайдан эшчәнлек 40 балл системасы буенча бәяләнде.
    66
    0
    0
  • 17 апреля 2018 - 09:24
    Зәйдә балалар уй-планнарын кул эшләренә күчерде Зәйдә балалар арасында “Уйдагыны тормышка ашыру” дип аталган үзенчәлекле иҗади бәйге үтте.
    50
    0
    0
  • 17 апреля 2018 - 09:36
    47
    0
    0
  • 17 апреля 2018 - 09:32
    44
    0
    0
  • 17 апреля 2018 - 14:22
    Зәй хуҗалыклары “Джон-Дир” маркалы тракторга ия Язгы кыр эшләрендә Зәй районы буенча төрле маркадагы - 370, заманча куәтле - 52 трактор, 159 тырмалау, 87- чәчү, 28 катнаш агрегат, 89 культиватор, 17 чәчү комплексы катнашачак.
    44
    0
    0
  • 17 апреля 2018 - 09:31
    41
    0
    0
  • 17 апреля 2018 - 09:29
    37

Ночной режим