Зәй офыклары

Зәй шәһәре

Яңалыклар

1 апрельдән дәүләт хезмәтләре порталында беренче сыйныфка гаризалар кабул итү башлана

Балаларны беренче сыйныфка кабул итү өчен Татарстан дәүләт хезмәтләре порталы аша гариза бирергә кирәк.

1 апрельдән республикада яшәүчеләр балаларны беренче сыйныфка Татарстан дәүләт хезмәтләре порталы аша кабул итү өчен гариза бирә ала. 2020 елда мәгариф учреждениеләренә язылу сервисыннан 65,5 мең татарстанлы файдаланган. Хезмәт күрсәтүгә сылтама – https://uslugi.tatarstan.ru/service/detail/22364

 

Электрон гариза бирү процедурасы халыкка  уңайлы булсын өчен максималь дәрәҗәдә гадиләштерелде. Баланың мәгълүматларын күрсәтергә, районны һәм мәктәпне сайларга кирәк. Моннан тыш, порталда бирелгән гаризаның статусын да күзәтеп торырга мөмкин.

 

Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, мәктәпкә кабул итү турында электрон гариза кәгазьгә тиң: гаризаларның ике варианты да бер үк шартларда карала. Әмма, электрон гариза тапшырганнан соң, ата-ана (баланың законлы вәкиле) сайлап алынган белем бирү учреждениесенә документларның төп нөсхәләрен 5 эш көне дәвамында бирергә тиеш.

Яңа уку елында 1нче сыйныфка 20 меңнән артык укучы барыр дип көтелә, бу, узган ел белән чагыштырганда, бер меңгә күбрәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев