Зәй офыклары

1 марттан Зәйдә балалар бакчалары өчен түләүләр арта

Билгеле булганча, агымдагы елның 1 гыйнварыннан балалар бакчаларына сабыйларын йөрткән өчен ата-аналарга түләүләр артты. Ә Зәй районында аны җирле бюджет хисабына вакытлыча элекке бәядә калдыру мөмкинлеге тудырылды. Хәзер исә икътисади катлаулы вәзгыять шартларында безнең районда да түләүләрне арттыру иҗтыяҗы туды. Шул рәвешле, 1 марттан балалар бакчаларына түләүләр 12 процентка арта....

Билгеле булганча, агымдагы елның 1 гыйнварыннан балалар бакчаларына сабыйларын йөрткән өчен ата-аналарга түләүләр артты. Ә Зәй районында аны җирле бюджет хисабына вакытлыча элекке бәядә калдыру мөмкинлеге тудырылды. Хәзер исә икътисади катлаулы вәзгыять шартларында безнең районда да түләүләрне арттыру иҗтыяҗы туды. Шул рәвешле, 1 марттан балалар бакчаларына түләүләр 12 процентка арта. Моңа кадәр шәһәр балалар бакчаларында тәрбияләнүче 1-3 яшькәчә булганнарга түләү 2629 сум иде, 1 марттан ул 2944 сум булачак, 3-7 яшьлекләргә 2504 сум иде, анысы 2812 сумга үзгәрәчәк. Авыл җирлекләрендәге балалар бакчаларына йөрткән өчен 1-3 яшьлекләргә хәзер ата-аналар 1943 сум түләсә, ул 2176 була, 3-7 яшьлекләр өчен түләүләр 1993тән 2239 сумга үзгәрә. Ә түләүләрдән чыгып ата-аналарга кайтарылучы компенсацияләр үз көчендә кала.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-канале Татмедиа


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: