Зәй офыклары

12 сәгатькә Татарстанда сайлаучыларның 37,97 проценты тавыш бирде

Көндезге сәгать 12гә Татарстанда 1 миллион 102 мең 147 сайлаучы тавыш бирде. Бу барлык сайлаучыларның 37,99 проценты. Бу турыда ТР Үзәк сайлау комиссиясе мәгълүмат үзәгендә үткән брифингта ТР Үзәк сайлау комиссиясе сәркатибе Надежда Борисова белдерде. -Сайлау комиссияләре штат режимында эшлиләр, кимчелекләр күзәтелми. Эш гамәлдәге законнар нигезендә төгәл алып барыла, -...

Көндезге сәгать 12гә Татарстанда 1 миллион 102 мең 147 сайлаучы тавыш бирде. Бу барлык сайлаучыларның 37,99 проценты. Бу турыда ТР Үзәк сайлау комиссиясе мәгълүмат үзәгендә үткән брифингта ТР Үзәк сайлау комиссиясе сәркатибе Надежда Борисова белдерде.

-Сайлау комиссияләре штат режимында эшлиләр, кимчелекләр күзәтелми. Эш гамәлдәге законнар нигезендә төгәл алып барыла, - диде ул.

Аның әйтүенчә, республикада сайлаучылар актив, сайлауда катнашучылар саны арта. Татарстан буенча лидерлар: Кайбыч районы (80 процент), Апас районы (76 процент), Аксубай районы (73 процент). Казан буенча - Киров, Яңа Савин һәм Авиатөзелеш районнары. Сайлау сүлпән баручы районнар түбәндәгеләр: Чистай Һәм Кукмара районнары.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-канале Татмедиа


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: