Зәй офыклары

14 декабрьдә Бөтенроссия гражданнарны кабул итү көне оештырыла

Агымдагы елның 14 декабрендә РФ Президенты боерыгы нигезендә Бөтенроссия гражданнарны кабул итү көне оештырыла. Бу көнне көндезге сәгать 12дән кичке 8гә кадәр РФ Президенты кабул итү пунктында, дәүләт органнары, җирле үзидарә органнарында әлеге органнарның вәкаләтле затлары тарафыннан гражданнарны кабул итүләр үткәрелә. 14 декабрьдә эшләячәк кабул итү урыннарының адресы турындагы мәгълүмат...

Агымдагы елның 14 декабрендә РФ Президенты боерыгы нигезендә Бөтенроссия гражданнарны кабул итү көне оештырыла. Бу көнне көндезге сәгать 12дән кичке 8гә кадәр РФ Президенты кабул итү пунктында, дәүләт органнары, җирле үзидарә органнарында әлеге органнарның вәкаләтле затлары тарафыннан гражданнарны кабул итүләр үткәрелә.

14 декабрьдә эшләячәк кабул итү урыннарының адресы турындагы мәгълүмат РФ Президенты рәсми сайтында "Шәхси кабул итү" битендә "Мөрәҗәгать" бүлегендә урнаштырылган (http://letters.kremlin.ru/receptions), шулай ук мәгълүматны дәүләт органнары, җирле үзидарә органнары рәсми сайтларыннан табарга була.

Зәй шәһәр прокуратурасында гражданнарны Бөтенроссия кабул итү көнендә Зәй шәһәре Чапаев урамы, 3нче йорт адресы буенча көндезге 12дән кичке сәгать 8гә кадәр кабул итү оештырыла. Моннан тыш, шәһәр прокуратурасында ышаныч телефоннары эшли: 7-06-94, 7-11-79, 711-29, 7-19-73, 7-27-59.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-канале Татмедиа


Нравится
Поделиться:
Реклама
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: