Зәй офыклары

15 февраль – Муса Җәлил туган көн

15 февральдә без Муса Җәлилнең тууына 114 ел тулуны билгеләп үтәбез.

Татар халкының данлы улының туган көне уңаеннан илебездә аны искә алу чаралары уздырыла. Татарстан Милли музеенда «Моабит дәфтәрләре» көне билгеләп үтелә. Бу көнне биредә  легендар шагыйрь тарафыннан фашист тоткынлыгында язылган «Моабит дәфтәрләре» Милли музей фондларыннан тантаналы төстә алып чыгыла. Җәлилнең могҗизалы төстә сакланып, безгә килеп ирешкән Берлинның «Моабит» төрмәсендә иҗат ителгән шигырь кулъязмалары - музейның иң кыйммәтле экспонатларыннан берсе. Елга бер тапкыр - 15 февральдә Казан халкы һәм кунакларының уникаль тарихи шигырьләрне күрү мөмкинлеге бар.
Зәйдә дә шагыйрьнең туган көне уңаеннан балалар бакчалары, мәктәпләр, мәдәният учреждениеләрендә күптөрле чаралар уза. 12 февральдә үзәк китапханә хезмәткәрләре “Гомерем минем моңлы бер җыр” әдәби-музыкаль кичә оештырды.
14-15 февральдә «Ватаным Татарстан» газетасы гамәлгә куйган Муса Җәлил истәлегенә багышланган турнир  Биектауда үтә. Анда Зәй көрәшчеләре дә катнаша.

 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: