Зәй офыклары

175 кеше мөрәҗәгать иткән

Зәй үзәк дәваханәсенә, этләр тешләү, кыргый хайваннар тырмау сәбәпле, 2016 ел башыннан бүгенге көнгә кадәр 175 кеше мөрәҗәгать иткән. Әлеге темага аңлатма биреп, үзәк дәваханәнең травматология бүлеге мөдире Сергей Эсаулов үзенчәлекле мәгълүмат җиткерде: - Билгеле булганча, кыргый хайваннар белән сугышып, йорт хайваннары, хуҗасыз эт-мәчеләрнең котыру авыруы йоктыру ихтималы бар. Бу...

Зәй үзәк дәваханәсенә, этләр тешләү, кыргый хайваннар тырмау сәбәпле, 2016 ел башыннан бүгенге көнгә кадәр 175 кеше мөрәҗәгать иткән. Әлеге темага аңлатма биреп, үзәк дәваханәнең травматология бүлеге мөдире Сергей Эсаулов үзенчәлекле мәгълүмат җиткерде:

- Билгеле булганча, кыргый хайваннар белән сугышып, йорт хайваннары, хуҗасыз эт-мәчеләрнең котыру авыруы йоктыру ихтималы бар. Бу чир белән зарарлану авыручы хайван тешләгәндә ярага селәгәй белән вирус эләгу нәтиҗәсендә барлыкка килә. Авыру шулай ук тәндәгe, xәттә күзгә күpeнмәгән җәрәхәткә авыру хайваннарньң селәгәе тигән вакытта да йогарга мөмкин.

Гомумән алганда, 2016 ел дәвамында һәм агымдагы ел барышында район медицина учреждениеләренә хайваннар тешләүдән зыян күреп 175 кеше мөрәҗәгать итте. Шуларның 119ы йорт хайваннарыннан зыян күрүчеләр булса, 55ен кыргый хайваннар һәм хуҗасыз этләр тешләгән. Йорт хайваннары ташланган очракта, аларның котыру авыруы бармы-юкмы икәнлеген тикшереп була, ә менә караучысыз этләр, кыргый хайваннарны тикшерү мөмкин түгел. Шуңа да саклану чарасы буларак, тешләнгән урынны тиз арада кер сабыны ышкып салкын су белән юарга, ә яра кырыйларын спиртлы сыеклык белән эшкәртү һәм якындагы медицина учреждениесенә мөрәҗәгать итү кирәк. Үзәк дәваханәдә травматология кабинеты бу очракта кичектергесез ярдәм күрсәтергә әзер. Вакцинация ясау үзәк дәваханәдә, 35нче бистәдәге балалар поликлиникасында башкарыла. Ял көннәрендә дежур табибларга мөрәҗәгать итү сорала. Ә кисәтү чараларына килгәндә, алар бик гади, йорт хайваннарын һәм этләрне тоту кагыйдәләрен дөрес үтәгәндә, тешләгән хайваннарга һәм алардан зыян күргән кешеләргә вакытында вакцинация ясаганда, бу авырудан котылып калырга мәмкин.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-канале Татмедиа


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: