Зәй офыклары

Зәй шәһәре

Яңалыклар

175нче мәктәптә фаҗига турында психолог Рамил Гарифуллин: укытучылар психотерапевт булырга тиеш

Казанның 175нче гимназиясендә атуга бәйле хәл укытучыларны һәм мәгариф учреждениеләре җитәкчеләрен Россия мәктәпләрендә укытыла торган материалны яңадан карарга мәҗбүр итәргә тиеш.

Ул чын тормышта булган хәлләргә туры килергә тиеш. Бу хакта «Татар-информ» МА корреспондентына КФУның психология һәм мәгариф институты доценты, психология фәннәре кандидаты Рамил Гарифуллин хәбәр итте.

 

«Бу хәл хәзер балаларыбызның интернет аша белүләре һәм аларга мәктәптә биргәннәре арасында бик зур аерма булуын күрсәтә. Моны танырга һәм билгеләргә кирәк. Педагоглар чынбарлыктан калышмаска тиеш. Нәтиҗәдә, укытучылар психолог һәм психотерапевтларга әйләнергә, тиешле әдәбиятны укырга тиеш", - диде Гарифуллин.

 

Психолог фикеренчә, хәзер атучының корбаны булган балалар стресс хәлендә. Бу этапта аларга үзләрен янә якланган җәмгыять итеп тоярга ярдәм итәрлек белгечләр ярдәме кирәк. Балаларга мондый ситуацияләрнең сирәк булуын, ә система мондый күренешләрне булдырмау өчен эшли, дип аңлатырга кирәк.

 

Балаларын югалткан ата-аналарга да шундый ук ярдәм кирәк. Бүгенге көндә якыннарының кайгыртучанлыгы кирәк. Югыйсә җәмгыятьтән изоляцияләнгәнлек хәсрәт белән очрашкан ата-аналарда инфарктлар һәм инсультлар сәбәбе булырга мөмкин, дип ассызыклады белгеч.

 

Казанның 175 нче гимназиясендә ату очрагы турында хәбәр иткән идек. Һөҗүм нәтиҗәсендә тугыз кеше һәлак булды - җиде бала һәм ике олы кеше, 21 зыян күрүче хастаханәгә урнаштырылды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев