Зәй офыклары

19 гыйнвар – Кач ману

19 гыйнварда православие динен тотучылар чиркәү календарендәге олы бәйрәмнәрнең берсе - Кач мануны (Крещение) билгеләп үтә. Әлеге йола суны изгеләндерү мәгънәсен аңлата. Суны элек-электән иң изге әйберләрнең берсе, барлык җан ияләренә рух бирүче дип санаганнар. Кач манылган су Тереклек суы дип йөртелгән, ул барлык авырулардан дәвалый, холык-фигыльне чистарта, сафландыра дигән...



19 гыйнварда православие динен тотучылар чиркәү календарендәге олы бәйрәмнәрнең берсе - Кач мануны (Крещение) билгеләп үтә. Әлеге йола суны изгеләндерү мәгънәсен аңлата. Суны элек-электән иң изге әйберләрнең берсе, барлык җан ияләренә рух бирүче дип санаганнар. Кач манылган су Тереклек суы дип йөртелгән, ул барлык авырулардан дәвалый, холык-фигыльне чистарта, сафландыра дигән ышану бар. Ә инде Иордан суында гөнаһлардан арындыруны Коткаручыдан алты айга гына алдан туган Чукындыручы Яхъя 30 яшендә башлап җибәрә. Гайсә Коткаручы үзе дә Яхъя карамагына килә. 19 гыйнвар Кач ману көне буларак шул вакыйгадан башлана. Шулай итеп, мәҗүсилек һәм билгеле бер шәхес аркылы Аллага табыну икесе бергә үрелеп барган.
Бу көннең һәм изгеләндерелгән суның кодрәтенә ышанган кешеләр, нинди генә суыклар булуга карамастан, елгада бәкеләрдә махсус әзерләнгән урыннарда коена.Чиркәүләрдә бу көнне су изгеләндерелә.
Узган ел теләгән зәйлеләр өчен махсус коену урыны (купель) Карамалы бистәсе күлендә оештырылган булса, быел исә яңа урын әзерләнде. Ул - Иске Зәйне әйләнеп узу юлы янындагы Изге Чишмә. Бу көннәрдә аны төзекләндерү, коену өчен тиешле атрибутлар, уңайлыклар эшләү төгәлләнде, дин әһелләре тарафыннан суын изгеләндерү оештырылды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-канале Татмедиа


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: