Зәй офыклары

19 ИЮНЬ – ТРОЙСЫН БӘЙРӘМЕ

Тройсын Пасхадан соң илле көн узгач үткәрелә. Ул - Ата, Ул һәм Изге Тынның бердәмлеге көне. Ышанулар буенча, Пасхадан соң нәкъ илленче көндә бу апостолларга изге тын иңә. Тройсынны халыкта җапрак бәйрәме дип тә йөртәләр, чөнки ул агачларның яшеллеккә төренгән вакытына туры килә. Шулай ук ул җәйне каршылау бәйрәме дә....

Тройсын Пасхадан соң илле көн узгач үткәрелә. Ул - Ата, Ул һәм Изге Тынның бердәмлеге көне. Ышанулар буенча, Пасхадан соң нәкъ илленче көндә бу апостолларга изге тын иңә. Тройсынны халыкта җапрак бәйрәме дип тә йөртәләр, чөнки ул агачларның яшеллеккә төренгән вакытына туры килә. Шулай ук ул җәйне каршылау бәйрәме дә. Тройсынның үз йолалары бар. Мәсәлән, яфрак бәйрәменә кадәр җирдән үлән йолкырга, агач ботакларын сындырырга, су коенырга ярамаган. Су иминлеге - җир иминлеге дип, халык табигатьнең бөтенлеген, тынычлыгын саклаган. Ә Тройсын алдыннан авылдагы бөтен капка-коймаларга яшел яфраклы каен һәм өрәңге ботаклары эленгән.

Быел Тройсын бәйрәме 19 июньгә туры килә. Керәшен авылларының күбесендә бу бәйрәм әле дә олылап үткәрелә. Бу матур йола Югары Багражда якшәмбе көнне - 19 июньдә уздырылачак, иртәнге сәгать 10да башлана.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-канале Татмедиа


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: