Зәй офыклары

2019 елда «Экология» илкүләм проекты буенча Татарстан Республикасында 2,5 мең гектардан артык урман торгызылды

Бер ел эчендә 1770 гектар мәйданда ясалма урман торгызу эшләре башкарылды.

Узган ел Татарстанда «Экология» илкүләм проекты буенча 2,5 мең гектардан артык урман торгызылды. Бу хакта «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгына республика урман хуҗалыгы министрының беренче урынбасары Илгизәр Зарипов сөйләде.
«2019 елда республикада 2514 гектар мәйданда урман торгызу эшләре башкарылды», – диде ул.
2020 елда «Татарстан Республикасында урманнарны саклау» төбәк проектын тормышка ашыру өчен федераль бюджеттан 197,7 млн сум бүлеп биреләчәк, шул исәптән урман хуҗалыгы, урман янгыннары техникасы һәм җиһазлары сатып алуга – 46,4 млн сум.
Бу акчаларга 4,8 мең гектар мәйданда урман торгызу һәм урман үрчетү буенча эшләр башкару, 11 тоннадан артык орлык әзерләү һәм 30 млн нан артык үсенте үстерү планлаштырыла.
«Татарстан Республикасында урманнарны саклау» төбәк проектының төп максаты - 2024 елга  урманнардан файдалану һәм яңадан торгызу балансын 100 процент тәэмин итү.

 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: