Зәй офыклары

2020 елда Татарстан алданган өлешчеләр проблемаларын хәл итү буенча лидерлар исемлегенә керде

Республика программасы ярдәмендә узган ел 400гә якын өлешче хокуклары торгызылды.

2020 ел нәтиҗәләре буенча Татарстан алданган өлешчеләргә күрсәтелгән ярдәм күләме буенча лидер төбәкләр арасына керде. Бу хакта журналистларга брифингта ТР Премьер-министрының беренче урынбасары Рөстәм Нигъмәтуллин сөйләде.

Ул билгеләп үткәнчә, Татарстан Президенты ярдәме белән республикада алданган өлешчеләр проблемаларын хәл итү буенча планлы эш алып барыла. "2020 елда да бу эш дәвам итте. Республика программасы буенча 398 алданган өлешченең хокуклары торгызылды, 990 миллион сумлык проблемалы җиде йорт файдалануга тапшырылды», — дип хәбәр итте Нигъмәтуллин.

Татарстан Республикасының беренче вице-премьеры республикада йортларны төзеп бетерү өчен җир кишәрлекләре бүлеп бирү механизмы үзен нәтиҗәле итеп күрсәтте, дип өстәде. «Бу юнәлеш буенча без Россиядә алдынгы позицияләрнең берсен алып торабыз", - диде Рөстәм Нигъмәтуллин.

Аның сүзләренә караганда, эшләрнең төп күләме берничә төзүченең өлешчеләр тирәсендә тупланган. Сүз «Свей», «Фон» һәм «Стройком» компанияләре турында бара. 2021 елда әлеге фирмаларның өлешчеләр проблемасы тулысынча хәл ителәчәк, дип ышандырды спикер.

  • 2020 ел нәтиҗәләре буенча без алданган өлешчеләр өчен максималь күләмдә йортлар кертүче алты төбәк арасында торабыз, - диде Рөстәм Нигъмәтуллин.

Азакта ул һәр йорт буенча юридик һәм финанс вәзгыяте индивидуаль, дип өстәде. Шуңа күрә өлешләп төзүдә катнашучы гражданнарның хокукларын яклау буенча ТР фонды һәр конкрет очракта хәлне анализлый һәм проблеманы хәл итүнең оптималь механизмын тәкъдим итә.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: