Зәй офыклары

21 градуска кадәр салкынайта

Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе мәгълүматларына караганда, бүген - 15 гыйнварда, кар, юеш кар явачак. Республиканың кайбер районнарында бозлавык, төнлә һәм иртән томан төшүе көтелә. Көньяк-көнчыгыштан уртача тизлектә җил исә. Татарстанда төнге сәгатьләрдә һәм көндез дә 3-8 градус салкын булачак. Аязган вакытта һава температурасы 12 градуска кадәр түбән...

Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе мәгълүматларына караганда, бүген - 15 гыйнварда, кар, юеш кар явачак.

Республиканың кайбер районнарында бозлавык, төнлә һәм иртән томан төшүе көтелә. Көньяк-көнчыгыштан уртача тизлектә җил исә.

Татарстанда төнге сәгатьләрдә һәм көндез дә 3-8 градус салкын булачак. Аязган вакытта һава температурасы 12 градуска кадәр түбән төшәргә мөмкин.

Зәйдә төнлә - 3-8, көндез - 3-6 градус салкын булыр дип фаразланыла.

16 гыйнварга каршы төндә аязучан болытлы һава торышы хакимлек итәчәк, урыны белән кар. Һава температурасы - 11-16, аязган вакытта 21 градуска кадәр салкынайта.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-канале Татмедиа


Нравится
Поделиться:
Реклама
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: