Зәй офыклары

237 видеокамера сатып алынды

Видеокүзәтү системасы - куркынычсызлык системасының аерылгысыз өлеше. Ул территорияләрне (объектлар) күзәтү, шулай ук бу мәгълүматны вакытның билгеле бер периодында саклау мөмкинлеге бирүче программа-аппарат җиһазлары комплексыннан гыйбарәт. Билгеле булганча, Зәй, Татарстан шәһәрләреннән беренчеләрдән булып, "Куркынычсыз ишегалды" программасына керде. Программа кысаларында күпкатлы йортлар биләмәләре видеокүзәтү астына алына. Бу турыда әлеге эшләрне башкаручы...

Видеокүзәтү системасы - куркынычсызлык системасының аерылгысыз өлеше. Ул территорияләрне (объектлар) күзәтү, шулай ук бу мәгълүматны вакытның билгеле бер периодында саклау мөмкинлеге бирүче программа-аппарат җиһазлары комплексыннан гыйбарәт. Билгеле булганча, Зәй, Татарстан шәһәрләреннән беренчеләрдән булып, "Куркынычсыз ишегалды" программасына керде. Программа кысаларында күпкатлы йортлар биләмәләре видеокүзәтү астына алына. Бу турыда әлеге эшләрне башкаручы оешма - "Таттелеком" АҖнең Зәй электр элемтәсе үзәге башлыгы Григорий Будрин сөйли.

-Якын көннәрдә шәһәрнең күпкатлы йортлары биләмәләренә ике йөздән артык камера куелачак. Әле биш-ун ел элек кенә видеокүзәтү камераларын үз йортлары белән торучылар һәм компанияләр генә урнаштыра ала иде. Күпкатлы йортларда яшәүчеләрнең кыйммәтле җиһазлар сатып алу өчен мөмкинлеге юк иде. Бүгенге көндә мондый мөмкинлек туды һәм ул бик тә кирәк. Чөнки видеокүзәтү гомуми милекне (домофон, балалар мәйданчыкларындагы җиһазлар һ. б.) бозу кебек җинаятьләрне тиз арада ачу мөмкинлеге бирәчәк. Шулай ук фатирлар, подваллар, гаражлардан әйбер урлау, машина куу очракларын оператив ачу өчен дә кирәк ул. Тәҗрибә күрсәткәнчә, камералар авыр җинаятьләр - кыйнау, үтерү һәм террорчылык актларын ачуга да ярдәм итә.

Бүгенге көнгә 237 ви-деокамера сатып алынды. Аларны монтажлау чыгымнары камераларны куючы оешма хисабына башкарылачак. Видеоязмалар сыйфатлы булачак, алар 50 метр арадан кешенең йөзен күрү генә түгел, ә машина номерын да күрү мөмкинлеге бирәчәк. Төнлә исә 30 метр араны күзәтеп була. Видеокамераларны ремонтлауны подряд оешмасы үз өстенә ала, чөнки җиһазлар 5 ел дәвамында әлеге оешма балансында булачак. Аннан соң килешүне дәвам итү-итмәүне идарәче компанияләр, торак милекчеләре ширкәтләре йортларда яшәүчеләр белән берлектә хәл итәчәк. Барлык видеоязмалар бердәм үзәккә барачак һәм алар, әлбәттә, хокук саклау органнары хезмәткәрләре күзәтүе астында булачак.

Ишегалларыннан тыш, "Имин шәһәр" программасы буенча Зәйнең урамнар кисешкән, шулай ук юл-транспорт һәлакәтләре буенча аеруча куркыныч урыннарда да (13 урында) камералар кую карала. Бу эш башланды инде. Хәзерге вакытта Җиңү проспектында 6нчы мәктәп янында, Гагарин һәм Октябрь урамнары, Таҗетдин Ялчыгол һәм Казан урамнары кисешкән чатларга камералар кую эше бара, биш урынга терәкләр һәм җиһазлар шкафы урнаштыру өчен урын билгеләү буенча башкарма комитет белән сөйләшүләр алып барыла.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-канале Татмедиа


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: