Зәй офыклары

25 мең сумлык мәче!

Чистайда мәчесен сатарга теләгән берәү кырыгалдарлар кармагына килеп капкан. Полиция бүлегенә Чистайда яшәүче бер хатын-кыз мөрәҗәгать иткән. Аның гаризасыннан аңлашылганча, ул бер интернет-сайт аша мәчесен сату турындагы белдерү калдырган. "Сатып алучы" бик тиз табылган - шалтыраткан, акча күчерү өчен банк картасын сорап алган һәм картадагы 25 мең сум акчадан җилләр...

Чистайда мәчесен сатарга теләгән берәү кырыгалдарлар кармагына килеп капкан.

Полиция бүлегенә Чистайда яшәүче бер хатын-кыз мөрәҗәгать иткән. Аның гаризасыннан аңлашылганча, ул бер интернет-сайт аша мәчесен сату турындагы белдерү калдырган. "Сатып алучы" бик тиз табылган - шалтыраткан, акча күчерү өчен банк картасын сорап алган һәм картадагы 25 мең сум акчадан җилләр искән.

Әлеге факт буенча РФ Җинаять кодексының 159 нчы маддәсе 1 нче бүлеге буенча ("караклык") җинаять эше кузгатылган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-канале Татмедиа


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: