Зәй офыклары

27 майдан соң бирелгән полислар яраксыз

Россия үзәк банкы «Росгосстрах»ның ОСАГО буенча иминиятләү лицензиясен чикләгәннән соң да кайбер иминият агентлары полислар сатуын дәвам иткән. Хәзер 27 майдан соң бирелгән ОСАГО полисларын яраксыз дип таптылар, ягъни бу полислар белән йөрү - полисың булмаган килеш йөрүгә тиң. Моның бер начар ягы бар. Әгәр берәр хәл була калса, «Росгосстрах»ның...

Россия үзәк банкы «Росгосстрах»ның ОСАГО буенча иминиятләү лицензиясен чикләгәннән соң да кайбер иминият агентлары полислар сатуын дәвам иткән.

Хәзер 27 майдан соң бирелгән ОСАГО полисларын яраксыз дип таптылар, ягъни бу полислар белән йөрү - полисың булмаган килеш йөрүгә тиң. Моның бер начар ягы бар. Әгәр берәр хәл була калса, «Росгосстрах»ның ярдәменә өметләнә алмыйсың. Ә элегрәк төзелгән ОСАГО килешүләре буенча компаниянең йөкләмәләре үз көчендә кала. Үзәк банк бу мәгълүматны «Росгосстрах» клиентлары булган барлык шоферлар арасында таратуны сорый. 27 майдан соң полис сатып алган шоферлар аларны кире кайтара һәм тулысы белән акчасын кире ала ала.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-канале Татмедиа


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: