Зәй офыклары

3 яшьтән 7 яшькә кадәрге балаларга түләүләр турында

3 яшьтән 7 яшькә кадәрге балаларга каралган Россия Президенты түләве 4686 сум тәшкил итә, дип хәбәр иткән идек инде. Район-шәһәрдә әлеге уңайдан 70тән артык гаилә  гариза язды инде, узган җомгада шуларның 25енә түләүләр  билгеләнде.

3 яшьтән 7 яшькәчә бала үстерүче гаиләләр агымдагы елның  1 июненнән айлык түләү өчен гариза тапшыра ала. Ул адреслы социаль ярдәм буларак тормышка ашырыла.Әлеге түләү уртача кереме җан башыннан исәпләгәндә яшәү минимумыннан (9450 сум) түбәнрәк булган гаиләләргә тәгаенлана. Гаиләләргә бала өчен яшәү минимумының яртысы күләмендә (4686 сум) акча керәчәк.
 -  1 июньнән 3 яшьтән 7 яшькәчә бала үстерүче гаиләләр Россия дәүләт хезмәтләре порталы аша  айлык түләү алу өчен гариза тапшыра ала. Гаризаның каралу статусын порталда күзәтеп барырга мөмкин. 20  июньнән соң  әлеге гаризаны ТР дәүләт хезмәте порталында  биреп булачак. Монда ыгы-зыгы тудырырга урын юк, түләүләр алырга тиешле булганнар аны, һичшиксез, алачак.  Район-шәһәрдә әлеге уңайдан 70тән артык гаилә  гариза язды инде, узган җомгада шуларның 25енә түләүләр  билгеләнде. Шунысы да бар, әлеге түләүләрне билгеләгәндә  милек тә исәпкә алына. (Күчемсез милек икәү булганда, һәр гаилә әгъзасына ул 23 квадрат метрдан артмаска тиеш. Ә бер милек булганда, бер гаилә әгъзасына 40 квадрат метр мәйдан билгеләнә). Түләү мәсьәләләре буенча сораулар булганда, ТР дәүләт хезмәтләре порталы аша халыкны социаль яклау  бүлегенә кабул ителүгә язылырга мөмкин. Өстәп шуны әйтәсем килә, әгәр гаиләләр агымдагы елның декабрендә гариза бирсә дә, түләүләр агымдагы ел башыннан башкарылачак, - ди район социаль яклау бүлеге башлыгы Эльмира Хуҗина.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: