Зәй офыклары

300 литр Казахстан аракысы тоткарланды (Фоторепортаж)

Зәйнең ЮХИДИ иснпекторлары бүген төнге сәгать 1 тирәсендә автомобильләрне туктатып тикшерү барышында 300 литр Казахстан алкоголь эчемлеге алып баручыны тоткарлыйлар. Удмуртия кешесе әлеге эчемлекне туй үткәрү өчен Казахстаннан алып кайтам, дип белдергән. Полиция хезмәткәрләре тикшерү барышында спиртлы продукцияләрнең акциз маркасы булмавын ачыклады. Барлык алкогольнең 250 литры аракы, 40ы коньяк, 10...

Зәйнең ЮХИДИ иснпекторлары бүген төнге сәгать 1 тирәсендә автомобильләрне туктатып тикшерү барышында 300 литр Казахстан алкоголь эчемлеге алып баручыны тоткарлыйлар. Удмуртия кешесе әлеге эчемлекне туй үткәрү өчен Казахстаннан алып кайтам, дип белдергән. Полиция хезмәткәрләре тикшерү барышында спиртлы продукцияләрнең акциз маркасы булмавын ачыклады. Барлык алкогольнең 250 литры аракы, 40ы коньяк, 10 литры шәраб була. Өстәвенә, әлеге машина йөртүче бернинди документлары булмаган тәмәке алып бару буенча да тикшерүгә җәлеп ителде. 18 төргәк тәмәкенең нинди максатлардан алып барылуын әле ачыклау бара. Эчке эшләр бүлегенең өлкән инспекторы Эдуард Ефимов алынган товарларның алкоголь продукциясе дәүләт алкоголь инспекциясе, ә тәмәкенең Роспотребнадзор тикшерүенә җибәреләчәген белдерде. Суд карары аша әлеге товарлар юк ителәчәк, ә документсыз товар йөртүчегә зур күләмдә штраф яный.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-канале Татмедиа


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: