Зәй офыклары

300 татарстанлы Covid-19дан куркып инсульт кичергән

Тромблы пациентны инвалидлык яки үлемнән саклап калу өчен, махсуслаштырылган ярдәм беренче өч яки дүрт сәгать эчендә күрсәтергә тиеш.

Татарстан халкы, Covid-19 коронавирусы йоктырудан куркып, инсульттан дәваланудан баш тарта башлады. Бу хакта “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгында узган матбугат конференциясендә ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының баш белгеч-ангионеврологы, КДМУның неврология, нейрохирургия һәм белгечләрне һөнәри әзерләү факультеты профессоры Динә Хәсәнова сөйләде.
-Коронавирус йоктырудан куркып, ай саен ашыгыч ярдәм аша госпитализацияләүдән баш тарту  очраклары арта. Кызганыч, инсультлар саны кимеми. Мөрәҗәгатьләрнең 300гә кимүе – бу инсульт симптомнары белән 300 кеше өйдә калды дигән сүз. Һәм алар кирәкле ярдәм алмады, - дип ассызыклады спикер.
Татарстанда бер ел эчендә инсульт белән 18 мең мөрәҗәгать теркәлә. Хәсәнова сүзләренчә, коронавирус пандемиясе аркасында соңгы айларда мондый чакырулар саны кими бара.
Инсульт инвалидлык һәм үлем куркынычы югары булган авырулардан санала. Динә Хәсәнова медицина оешмаларына мөрәҗәгать иткәндә 100 пациентның 93-95 очрагында аны коткарып кала алуны искә төшерде. Әмма моның өчен симптомнар барлыкка килгәннән соң беренче өч яки дүрт сәгать эчендә ярдәм күрсәтергә кирәк.
Элегрәк “Татар-информ” МА Татарстанда күкрәк авыртуларыннан җәфа чигүчеләр Covid-19  йоктырудан куркып, хастаханәләргә сирәгрәк мөрәҗәгать итә башлавын хәбәр иткән иде.

 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: