Зәй офыклары

31 май – Бөтендөнья тәмәкегә каршы көрәш көне

Бүген – 31 майда тәмәкедән баш тарту көне билгеләп үтелә.

Тәмәкнең зыяны елдан-ел арта. Белгечләр үлем белән тәмамланган үпкә рагының – 90, хроник бронхитның – 75, йөрәк өянәгенең 25 процентында тәмәке сәбәпче булуын әйтә. Россиядә ир-атларның – 65, хатын-кызларның 30 проценты   тәмәке тарта. Болар – гомерләрен үз теләкләре белән 10-15 елга кыскартучылар.
Тарту-тартмау һәркемнең үзенә бәйле. Теләмәгән кешене берәү дә көчләп тарттырмый. Бу начар гадәткә укучы балалар, үсмерләр өйрәнүе аяныч, чөнки буыны да ныгып өлгермәгән үсмернең организмы нечкә, агуга тиз бирешүчән. Америка галиме Гуль исәпләвенчә, тәмәке тарткан үсмерләрнең, тартмаучыларга караганда, хәтер ныклыгы - 5, ятлау сәләте - 4,5, исәпләү сәләте 5,5 процентка ким. Тәмәке тартучы укучыларның 50 проценты начар укый. Һәр сигарет 15 минутлык гомерне кыскарта, ди галимнәр. Көненә биш сигарет тарткан кешенең эшкә сәләтлелеге 40 процентка кимүе билгеле. Тәмәке тартучылар, тартмаучыларга караганда, юл һәлакәтенә ике тапкыр ешрак очрый.

 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: