Зәй офыклары

33 бала Казанга җыена

Республикада балаларны кече яшьтән мәдәниятле, сәнгать әсәрләрен, скульптура үрнәкләрен танырга өйрәтү, әдәбиятка гашыйк итеп тәрбияләү максатында агымдагы елда беренче сыйныф укучылары өчен " Беренче сыйныф укучысының мәдәни көндәлеге" исеме астында киңкырлы программа тормышка ашырылды. Анда Зәй районы мәктәпләренең беренчеләре дә автив катнашты. Бүген аңа йомгак ясау чарасы үзәк китапханәдә үтте....

Республикада балаларны кече яшьтән мәдәниятле, сәнгать әсәрләрен, скульптура үрнәкләрен танырга өйрәтү, әдәбиятка гашыйк итеп тәрбияләү максатында агымдагы елда беренче сыйныф укучылары өчен " Беренче сыйныф укучысының мәдәни көндәлеге" исеме астында киңкырлы программа тормышка ашырылды. Анда Зәй районы мәктәпләренең беренчеләре дә автив катнашты. Бүген аңа йомгак ясау чарасы үзәк китапханәдә үтте. Иң актив һәм төрле мәдәни учреждениеләргә сәяхәт кылучы 6нчы мәктәп укучысы Андрей Догадин беренче урынны алды. Шушы ук мәктәптән иң күп бал җыючылар Виталий Бочкарев белән Аркадий Аверьянов икенче һәм өченче урыннарны бүлештеләр. Районның "Иң мәдәни ата-анасы" исеменә 6нчы мәктәп укытучысы Ирина Догадина лаек булды. Һәр мәктәптән бишәр иң актив мәдәни көндәлек алып баручы да сайланды. Хәзер алар 26 майда Казанда "Әкият" курчак театрында узачак тантаналы чарада катнашырга әзерләнә. Мәгариф идарәсенең башлангыч сыйныфлар белән эшләү белгече Гөлшат Галиева җитәкчелегендә һәм берничә ата-ана катнашында 33 беренче сыйныф укучысы республика җитәкчелеге тарафыннан тәбрикләүләр кабул итәчәк, аларга "Волшебные сны Апуша", "Күбәләк" спектакльләре күрсәтеләчәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-канале Татмедиа


Нравится
Поделиться:
Реклама
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: