Зәй офыклары

35 яшьлек машина йөртүче исерек килеш янә руль артына утырган

Узган атнада районда юл йөрү кагыйдәләрен бозган 191 кеше административ җаваплылыкка тартылган. Руль артына алкоголь кулланган хәлдә утырган 3 машина йөртүче тоткарланган.

5 октябрьдә ЮХИДИ инспекторлары  юлда 35 яшьлек Зәй кешесен туктата. Ул  алкгоголь кулланган хәлдә руль артына утырган, машина белән идарә итү хокукыннан мәхрүм ителгән була. Аңа карата  транспорт чарасы белән идарә итү хокукыннан мәхрүм ителеп, административ җәзага тартылган, әмма автомобиль  белән идарә итүен дәвам иткән өчен җинаять  эше кузгатылган.
Бу периодта 8 юл-транспорт һәлакәте теркәлгән.

 

Нравится
Поделиться:
Реклама
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: