Зәй офыклары

36 комбайнчы бүләк алды

Районда агымдагы елгы урак барышында да механизатор-комбайнчыларны нәтиҗәле эшкә кызыксындыру чарасы кулланыла, ул алар арасында бәйге буларак оештырыла.

Бәйге дүрт этапта оештырылып, һәр этапта комбайннарның маркалары, суктырылган икмәк күләме буенча авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе нәтиҗә чыгара. Аның нигезендә иң күп ашлык суктыручы билгеләнеп, аларга премияләрне урыннарга чыгып тапшыру матур гадәткә керде.
Район комбайнчылары арасында урак башыннан иң күп ашлык суктыручылар исемлегендә Андрей Митрофанов тора. Ул “Тукано-450” комбайнында 1623, 9 тонна ашлык суктырган. Шулай ук Владимир Бутяев (“Нью Холланд”, 1438,7 тонна), Илдус Фәтхуллин (“Торум - 750”, 1155,6 тонна), Рөстәм Мөхәмммәтдинов (“Мега- 360”,  970,2 тонна ) һәм Михаил Утяганов (“Акрос”, 724,4 тонна) әлеге маркадагы комбайннарны иярләүчеләр арасында – лидерлар.
Бүген   конкурсның икенче  этабына йомгак ясалды һәм кыр шартларында җиңүчеләрне бүләкләү булды. Беренче этапта 10 комбайнчы бүләкләнгән булса, икенче этапта 36 комбайнчы премия алды.
Район башлыгы Разиф Кәримов катнашындагы әлеге чара “Нива” җитештерү комплексында башланып, “Восток” агрофирмасының - ”Баграж”, “Зәй” агрофирмасының  - “Аксар” һәм “Зәй шикәре” агрофирмасының “Сәвәләй” җитештерү комплексларында дәвам итте. Без премия тапшыру мизгеленә комбайнчыларның “Зәй” агрофирмасының  “Аксар” җитештерү комплексы басуында арпа басуында эшләгән вакытына туры килдек.
 Әлеге басуда район башлыгы кулыннан премия алучы  6 комбайнчы  урак башланганнан бирле көнне төнгә ялгап басуда эшлиләр. Разиф Кәримов, егетләр белән әңгәмә корып, уракны уңышлы гына тәмамлауларын теләде.
-Конкурста катнашып премия алу эшкә стимул бирә. Бүләк алу - бик рәхәт.   Хәзер комбайнда эшләве күпкә җиңел, чөнки комбайнчыга бөтен шартлар тудырылган, - ди Андрей Митрофанов.

 

Нравится
Поделиться:
Реклама
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: