Зәй офыклары

3тән 16 яшькә кадәрге балалары булган гаиләләргә 10 мең сум

Россия Президенты Владимир Путин үзенең 11 майдагы мөрәҗәгатендә коронавирус пандемиясе шартларында халыкка өстәмә ярдәм чаралары турында игълан итте.

Аларның берсе буенча 3 яшьтән 16 яшькә кадәрге балалары булган гаиләләргә 10000 сум күләмендә акча түләнәчәк. Ләкин бу карар халыкта аерым сораулар да тудыра. Мәсьәлән, ярдәм быел 16 яшьләре тулган яки тулачак барлык балаларга да түләнәме, аны ничек алырга? Әлеге сораулар белән без районның пенсия фонды бүлеге башлыгы Ринат Рәхмәтуллинга мөрәҗәгать иттек.
-Ринат Кәлимуллович, 10000 сумлык ярдәмне алу өчен бала кайчан туган булырга тиеш?
– 2004 елның 11 маеннан алып 2017 елның 30 июненә кадәр туган балалары булган гаиләләр әлеге ярдәмне алу хокукына ия. Бу өстәмә керем гаиләгә башка төрле дәүләт льготалары, субсидияләр һәм ташламалар билгеләгәндә исәпкә алынмаячак.
-Өч яшьтән уналты яшькә кадәрге балалары булган гаиләләргә тиешле финанс ярдәмен кемнәр ала ала?
– 10000 сум акчага дәгъва итүче гаилә түбәндәге шартларга җавап бирергә тиеш:
- Ата-ана яки опекунның  Россия гражданины булуы;
 -Бала шулай ук Россия гражданины булырга тиеш;
 - Гаиләнең даими яшәү урыны Россия Федерациясе территориясендә булырга тиеш.
-10000 сумлык ярдәм гаиләләргә кайчан түләнелә башлаячак?
– Әлеге акча 2020 елның 1 июненнән башлап һәр балага бер тапкыр түләнелә.
-10000 сумлык ярдәмне алу өчен гаризаларны кайчан һәм кайда тапшырырга?
– Гаризаларны 2020 елның 12 маеннан башлап “Госуслуги” РФ порталындагы яки Россия Пенсия фонды сайтындагы шәхси кабинеттан тапшырырга мөмкин. “Госуслуги” РФ порталында моның өчен махсус хезмәт булдырылган. Сезгә анда үзегезнең паспорт һәм баланың туу турындагы таныклыгы мәгълүматларын, банк исәбе реквизитларын кертергә генә кала. Акча гаризада күрсәтелгән банк исәбенә күчереләчәк. Гаризаларны агымдагы елның 1 октябренә кадәр тапшырып өлгерергә кирәк.
-10000 сумлык ярдәмне алу өчен өстәмә документлар җыю кирәкме?
– Юк. Әлеге ярдәм 3 яшьтән алып 16 яшькә кадәрге балалары булган барлык гаиләләргә дә түләнелә. Аны аз керемлеләр дә, эшсезләр дә, керемнәре югары булган гаиләләр дә алырга хокуклы.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: